Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хөкемдарларны да хөкем итәләр
2014 елның 10 октябре, җомга
Хөкемдарларны да хөкем итәләр
Биектау мәдәният йортында суд системасында эшләүчеләрнең “Фемида сәнгать белән дус” бәйгесе булды. Анда Арча район суды хезмәткәрләре дә катнашты.
Үткән җомгада көндезге сәгать 2дә башланды ул. Фойеда һәр район үзенең күргәзмәсен оештырган иде. Безнең район һөнәрчеләре чиккән чүәк, түбәтәйләре белән килгән. Татарстан Республикасының Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашында бер төркем кунаклар иң башта күргәзмәләр белән танышты. Күңелләрне җилкендереп тальян моңы агылды... Кунакларны каршы алганда гына була торган үзенә күрә бер төрле җылы мохиттә Югары Суд рәисе Илгиз Гыйләҗев журналистларның сорауларына җавап бирде.
— Кешене хөкем итү, судья булу — бик авыр хезмәт, — дип сөйләде ул. — Әмма безнең судьялар да иң беренче чиратта гади кешеләр. Алар шулай ук футбол, хоккей, теннис уйный. Менә әле Пермьдә үткән Идел буе Федераль округы буенча мини-футбол ярышында безнекеләр 1нче урынны алды. Өченче ел инде җиңү яулыйлар. 2014 ел — республикада Мәдәният елы. Шул уңайдан суд системасында эшләүчеләр үзләрен сәнгать өлкәсендә дә сынап карая-чак. Ә бездә сәләтлеләр күп.
Сәхнәдә чыгыш ясау ансат эш түгел. Башына төшкәннәр моны яхшы белә. Мәдәният хезмәткәрләреннән башка мәдәни булмый ул. Район Мәдәният йортының элеккеге сәнгать җитәкчесе Равил Габдрахманов хәзер ра-йон судында эшли. Бәйгегә әзерләнү аңа йөкләнә. Ул районның иң оста һәм абруйлы мәдәният белгечләрен чакыра: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хореограф Венер Хисамиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җыр белгече Фирая Батыршина, режиссер Нурия Фәхриева.
Арчалыларның чыгышы эчтәлеге, башкару осталыгы һәм киемнәре белән аерылып торды. Чыгышлардан Арчаның йөзен күреп була иде. Күмәк мари халык биюе Арча районында татар, урыслар гына түгел, марилар да яшәвенә ишарәли. Равил Габдрахмановның (“Озату”) һәм район судында администратор булып эшләүче Рамил Хәкимовның (“Бер карадым күзләреңә”) халык җырларын башкарулары халык иҗатына ихтирамны һәм аларны түкми-чәчми буыннан–буынга күчеп баруын күрсәтә иде. Моңлы, озын көйләрне башкару ансат түгел. Аларны киң сулышлы, матур тавышлы җырчылар гына башкара ала. Рамил Хәкимовның җырлаганын ишеткән юк иде әле, сәхнәләрдән төшерми торган җырчы икән ул!
Фирая Батыршина кызларны тәмам җырчыга әверелдергән. Матур күлмәк, калфаклардан, иңнәренә ак шәл салып, үзләрен сәхнәдә бик матур тотып, “Шәл бәйләдем” башкорт халык җырын өч тавышка җырлады алар.
Район суды секретаре Лилия Гыйниятуллинаның якташыбыз (Субаш Аты) Солтан Гыйлемханов язган “Туган ягым” шигырен сәнгатьле итеп укуын тыныч кына тыңлап булмый иде. Шигыре дә бик уңышлы сайланган. Режиссер Нурия Фәхриева гына мондый номерларны әзерли ала торгандыр!
Сигез район суды арасында безнекеләр өченче урынны алды. Нәфис сүз остасы Лилия Гыйниятуллина чыгышы “Иң яхшы нәфис сүз сөйләүче” дипломына лаек булды. Котлыйбыз суд системасында эшләүчеләрне, призлы урынны алулары белән!
...Сарман шагыйре, тарихчы Дамир Гарифуллинның кызы Гөлназ Вәлиева Арча районы судында судья булып эшли. Гөлназ Дамировнадан әтисенең шигырьләрен сәхнәдән сөйләтәсе иде. Нинди шәп килеп чыгар иде! Жюри да судья чыгышларына очконы күбрәк куйды сыман тоелды миңа.
Кулыма Дамир Гарифуллинның китабын алам. “Робагыйят” китабындагы дүртьюллыкларны укыган саен укыйсы килә.
Кайчан да бер дөреслек
өскә чыга,
Хаклык сәгате барыбер
бер суга.
Текә кыяга
оясын корса да,
Бөркет була алмый
козгын, карчыга.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз