Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сезгә язмыйча торырга ярамый!
2014 елның 10 октябре, җомга
Сезгә язмыйча торырга ярамый!
Арчаның “Казан арты” тарих–этнография музеенда якташыбыз Зиннур Тимергалиевның иҗат кичәсе булды. Анда “Каурый каләм” әгъзалары, шигырь сөючеләр, гаиләсе катнашты. Яшьләр дә күп килгән иде. Очрашуны музей директоры Ришат Камалов ачып җибәрде.
— Менә шулай, 20–30 кеше белән генә, җылы мохитта иҗат кешеләре белән очрашу гадәткә кереп китте, — дип сөйләде ул.
Электән килгән матур бер йола дисәк тә була моны. Шигырь, проза язучылар, көй чыгаручылар, җырчылар, нәфис сүз осталары, рәссамнар, берәрсенең фатирына җыелып, үзләренең иҗат жимешләре белән таныштырып, бәхәс куерта торган булганнар. Әдәбият һәм сәнгать шулай үсеш алган. Бүгенге очрашуны да мин бер Зиннур Тимергалиевныкы гына димәс идем, ул — Арча җирендә шигърият үсешенә йогынты ясаучы әһәмиятле чара.
Зиннур Тимергалиев Сөрде егете. Арчада гаиләсе белән яши. 40 яшьтә. Милициядә эшләгән. Хәзер сәламәтлеге буенча өйдә. Балалар тәрбияли, шигырь яза, түбәтәйләр чигә. Зиннурның нинди шагыйрь икәнен аның шигырьләреннән күрәсең. Зиннур шигырьләрен укыды, сорауларга җавап бирде. Илфат Әскәров шигырьләргә үзе язган көйләрне башкарды. Бик матур теләкләр әйтелде.
Очрашуга әнисе дә килгән иде.
Канын биргән, җанын биргән.
Бер йөрәкне бишкә бүлгән.
Иң тәмлесен өзеп биргән,
Иске күлмәк юып кигән.
— Күбрәк сайт белән эшлим, — ди Зиннур. — Язган шигырьләремне сайтка эләм. Укучыларым күп. Алар үзләренең фикерләрен язалар. Рәхмәт, укучыларым миңа иҗат эшенә көч бирә.
Әйдәгез бергәләп Зиннур Тимергалиевның Интернетта “Контактта”гы шәхси битенә күз салыйк. Шигырьләрен генә түгел, укучы (аларның төгәл исем–фамилияләре язылган) фикерләренә дә игътибар итәбез.
Дулкын кебек килде безгә сөю,
Син тойдыңмы —
әллә мин микән.
Мәхәббәттән үргән
сихри көймә,
Синме үрдең —
әллә мин микән.
Укучы фикере: Зиннур абый, миңа дип яздыгызмы? Искиткеч!
Шигырьнең көче менә шушында. Укучы күңеленә барып җитә икән, димәк, шигырь шигырь булып өлгергән. Ялгызларны да яклап сүз әйтә ул.
“Парым бар” дип,
сез аларны чит итмәгез!
Ялгызларның күңелләрен
кимсетмәгез.
Ялгызлар да җавапсыз калмаган, әмма моң–зарларын озын–озак аңлатып тормаганнар. “Эххх!” дип көрсенеп кенә куйганнар.
Назлы җилләр булып
әгәр иссәм,
Чәчләреңнән синең тарарым.
Бар җиһанны көйдерерлек
булып,
Синең өчен генә янармын.
Җавап: Хисләрне бик матур шигырь юлларына салгансыз, без бит сирәк ишетәбез, әллә бөтенләй дә ишетмибез андый матур сүзләрне. Рәхмәт сезгә, шигырь җанлы булганыгыз өчен.
Никадәр генә заман кырыс, дип сөйләшсәк тә, иң элек без бит кешеләр. Күңелләрне йомшартыр, үсендерер өчен нәкъ менә шагыйрь, язучы сүзе кирәк.
Көзләрнең кояшы
яшьлеккә чакыра,
Әбиләр чуагы җәй дип
алдалый.
Чәчәкләр юк инде,
кая соң ымсынам,
Адашкан сукмагым табалмый.
Җавап: Әй, Зиннур, күңелнең иң нечкә кылларына кагыласың...
Тик торсынчы каләмем,
Уйлар була күп төрле.
Ял итсен лә күңелем,
Илаһымның ял көне.
Укучы фикере: Сезгә язмыйча торырга ярамый! Аллаһы Тәгалә мондый сәләтне бөтен кешегә дә бирми бит! Яз дускаем... уңышлар сезгә!
Бу фикергә мин дә кушылам. Бергәләп шигырь укуны тагын да дәвам итәсе килә. Темалар төрле. Кызганыч, газета бите чикле. Теләгән кеше сайттан укый ала. Уңышлар сезгә, Зиннур!
Румия САТТАРОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз