Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бер күрешү үзе бер гомер
2014 елның 10 октябре, җомга
Бер күрешү үзе бер гомер
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан күп урында аларны хөрмәтләү тантанасы үткәрелде. Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы традиция буенча быел да барлык ветераннарны чакырып, чәй өстәле артында очрашу оештырды.
— Безнең барлыгы 46 ветераныбыз бар. Төрле сәбәпләр белән берничәсе катнаша алмады. Ә килгәннәр искиткеч матур тәэсирләр алды,— диде җитәкчесе Лилия Фазылова. — Тарихка да күз салдылар, истәлекләре белән дә уртаклаштылар, хисләре ташып, күзләрендә яшь бөртекләре ялтырарга да ирек бирделәр. Китапханәчеләрдән Юлия Ибраһимова бию, Миләүшә Кәлимуллина җыр бүләк итте. Үзләре дә тыныч кына кала алмады, кызларга кушылды. Ветераннарыбыз Зөлфия Яхина үзе дә җырлады, Әлфия Рәхимова мөнәҗәтләр укыды.
— 40 ел эшләп лаеклы ялга чыктым мин. Хезмәтемне яраттым. Эшләп йөргәндә мәшәкатьләр белән белмисең, коллективтан аерылгач кына аның нәрсә икәнен аңлыйсың. Сине онытмаулары үзе үк күңелне күтәрә. Бер күрешү үзе бер гомер, дип тә тикмәгә генә әйтмиләр икән. Мондый очрашу кичәләре күңелгә рәхәтлек бирә. Рәхмәт, олылап безне шулай кунакка чакыруларына, — диде күзләренә килгән яшьләрен тыеп Зәйнәп Нуриева.
Күзләре яшьләнде
7 октябрьдә Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат–йортында концерт булды.
— Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре бирегә килеп өлкәннәр алдында чыгыш ясауны традициягә әверелдерде. Бездә тәрбияләнүчеләр күңел биреп карыйлар, алкышлыйлар, соңыннан аркаларыннан сөя–сөя рәхмәтләрен әйтәләр. Алар өчен зур бәйрәм бит бу, — ди интернат-йорт җитәкчесе Мулланур Гыйлаҗиев.
Данис Гайфуллин, Алсу Шиһапова, Факия Шәрәфетдинова, Расих Галимҗанов апа, абыйларга яраткан җырларын бүләк иттеләр. Әниләр турында, моңлы җырлар тыңлаганда өлкәннәр күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады. Шундый матур бүләк әзерләп, күңелләрен күргән өчен алар үзешчәннәргә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Икенче көнне бирегә өлкәннәрнең хәлен белергә Арча агросәнәгать көллиятенең 32нче төркеме студентлары (җитәкчесе Гадилә Җамалиева) килде. Алар да бик матур чыгыш ясады, апалар һәм абыйларны үзләре пешергән тәмле ризыклар белән сыйлады.
Сәхнәдә – ветераннар
Яңа Кенәрдә дә бу көннәрдә төрле чаралар оештырылды. Яңа Кенәр мәдәният йортында ветераннар советы рәисе Габделбәр Сабиров инициативасы, мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән ветераннар катнашында “Көзләрдә дә язлар кабатлана” дигән кичә булды. Аны Рәмзия Вәлиуллина һәм Фәрит Вафин үзенчәлекле итеп алып барды. Аннан сәхнәгә өлкәннәр чыкты, аларга ярдәмгә яшьләр дә килде. Әлфия Фәйзрахманова, Гөлчәчәк Карпова, Билүс Сибагатуллин, Наҗия Әхмәтҗанова, Җәүдәт Галимҗановның бию-ләре, Әхәт Сәфәргалиев, Илдар Фәйзрахманов, Нәкыйп Галимҗановның гармунда уйнаулары, Саимә Нигъмәтҗанова, Рәшит Сөләйманов, Сәрия һәм Билүс Сибагатуллиннар, Илдар Фәйзрахманов, Равилә Хөсәенованың җырлаулары, Әлфинур Садыйкова, китапханәче кызлар чыгышлары алкышларга күмелде. Әнә шулай ветераннар картаямени соң йөрәк, дип, үзләренә дә, авыл халкына да бәйрәм ясадылар.
“Өмет” тә
“Өмет” өлкәннәрне тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучыларны халыкны социаль яклау идарәсе каршында эшләп килүче “Чишмә” ветераннар ансамбленә йөрүчеләр матур чыгышлары белән сөендерде. Җиде хезмәт ветераны — Илгизәр Хөсәенов, Минсәвәр Хәбибуллина, Сөмәя Җиһаншина, Илсөя Хөсәенова, Хәсибә һәм Вәлиулла Гатауллиннар, Данил Рәхимбаев менә дигән концерт куйдылар, уен оештырдылар.
— Искиткеч булды. Яшьлегебез моңнарын ишеттек, җырларын тыңладык. Рәхмәт аларга, — диде соңыннан Ашытбаштан килгән Мәрьям Тимергалиева.
— Өлкәннәр ункөнлеге программасына күбрәк мәдәни чаралар үткәрүне керттек. Иске Ашыт, Сөрде мәдәният йортларыннан килеп концертлар куйдылар. Яңа Кенәр мәдәният йортында үткән кичәдә катнаштылар. Бездә тәрбияләнүчеләр үзләре дә читтә калмады. Аннан үзләре үзәктә дә төрле кичәләр оештыралар, — ди “Өмет” өлкәннәрне тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Ирек Исмәгыйлев. — Көннәре файдалы гына түгел, күңелле дә үтсен өчен тырышабыз.
— Мин бюджет оешмаларында эшләгән хезмәт ветераннары кушуы буенча килдем, — диде Иске Кенәрдә яшәүче, озак еллар Иске Ашыт авыл җирлеген җитәкләгән Хәмбәл Вәлиев. — Безнең өчен чәй өстәле әзерләп, зур кунак иттеләр. Очрашуда озак еллар Иске Ашыт мәдәният йортын җитәкләгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саяра Фәттрахманова, озак еллар көянтәгә асып, җәяүләп өч авылга кино күрсәтеп йөргән Мәмдүдә Миннебаева, авыл советы сәркатибе булып эшләгән Зөлфия Фәтхуллина катнашты. Бергә җыеп, безнең күңелне күргән өчен оештыручыларга бик зур рәхмәт.
Алар – яшьләргә үрнәк
Өлкәннәр көнен Хәсәншәехта яшәүче Суфия апа быел да имин генә каршы алды. Апаз авыл җирлегендә яшәүче, авыл хуҗалыгында намуслы хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан барлык өлкәннәр кебек Суфия Галиева да “Ватан” хуҗалыгы һәм авыл җирлеге җитәкчеләренә олы рәхмәтле. “Безне, өлкәннәрне, ел да зурлыйлар, өлкәннәр көнендә бүләксез калганыбыз юк, ел әйләнәсе төрле бәйрәм чараларына чакырып торалар, концертларга дәшәләр, гозер белән керсәң, ярдәм кулы сузмый калганнары юк”, — ди Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Ленин орденнары иясе. Бу бүләкләргә ул чорларда алдынгы савымчы булган Суфия апа 1971 һәм 1973 елларда лаек була. 35 ел сыер сауган апага бүгенге тормышы зур бүләк. Гәрчә, балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килеп, инде үзе гаилә башлыгы булган улын мәңгелеккә югалту хәсрәтенә дучар булса да, бүген калган һәр баласының, оныкларының исән-легенә куанып, пар канатлы булуына сөенеп яши.
Хәсәншәех мәдәният йортына җыелып күрешкән, күңелләрне тетрәндерерлек моңлы, гади, әмма бай эчтәлекле концерт караучы Апаз авыл җирлегенә кергән авылларның өлкәннәре, яшьлек илләреннән урап, бүгенге көннәренә ихластан куанып утырды. Сәхнәдә сәләтле яшь-ләрнең чыгышы шатландырса, өлкәннәрнеке соклану, горурлану уята. Әнә нинди булдыклы ул өлкәннәр! Үзвакытында җир җимертеп эшләп, өлкәнәйгәч тә активлыкларын югалтмыйча, яшьләргә үрнәк булып яшиләр.
Онытмауларына рәхмәт
Әйе, аздан гына күңеле була, аздан гына хәтере кала шул өлкән яшьтәгеләрнең. Мондый очрашулар, ихтирам алар өчен кош тотканга тиң. Алар безнең игътибарга лаек та. Очрашулар, күңел ачу чаралары үткәрмичә, өйләренә барып, хәлләрен белгән, күчтәнәчләр калдырган өчен дә чын күңелдән сөенә алар. Үзләрен онытмауларына шатланып, кирәкле кеше итеп тоя башлый.
— Быел миңа да бүләк китерделәр бит әле. Торак–милекчеләр ширкәте җитәкчесе Роза Билалова кертте, — ди Гайшә Якупова. — Аларга мохтаҗ түгел беребез дә. Безгә игътибар кирәк. Бик күңел булды.
Торак–милекчеләр ширкәтләре җитәкчеләре тарафыннан бүләк бирүләре турында тагын берничә кеше әйтте.
— Әйе, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Нуриев карары белән барлык өлкәннәргә бүләкләр бирү оештырылды. Аларны ТМШ җитәкчеләре һәм җаваплы оешмалар таратты, — ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев.
— Гомер буе “Мехчы” фабрикасында эшләдем. Хәзер анда “Раи-фа” ширкәте урнашкан. Җитәкчесе Галим Герфанов ике елдан бирле акчалата бүләкләр өләшә. Үзенә шалтыратып та рәхмәтемне җиткердем, газета аша да әйтәсем килә, — диде шуның өчен махсус редакциягә килгән район ветераннар советы әгъзасы Хәния Рәхимбаева.
Ире шулай ук район ветераннар советы әгъзасы Данил Ибраһимов “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сәфиевка рәхмәт әйтә. “36 ел эшләдем мин анда. Шуның 33 елын тракторда. Бер ел да онытмыйлар. Ихтирам белән карыйлар. Безгә тагын ни кирәк?” — ди ул.
Ә менә 14 елдан артык Арча үзәк хастаханәсендә эшләгән хезмәт ветераны Раиса Коркина барлык ветераннар исеменнән баш табиб Тәлгать Баһаветдиновка, коллективка рәхмәт җиткерә.
— Бүләк өләштеләр. Күңел булды. Бүләктән бигрәк ветераннарга карата игътибарлары, ихтирамнары, хөрмәтләре өчен рәхмәт, — ди ул.
Чыннан да, олы кешегә тагын ни кирәк. Ихтирам, игътибар һәм кечкенә генә бүләк. Онытмауларын күреп, аларның шуңа да күңелләре була. Озын гомерле булып, балаларыгыз, оныкларыгыз игелеген күреп, күңел тынычлыгы белән, шатлык, бәхет диңгезенә чумып яшәргә язсын барыгызга да, хөрмәтле өлкәннәребез.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз