Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Киләчәккә өметләр белән
2014 елның 10 октябре, җомга
Киләчәккә өметләр белән
Әңгәмәдәшебез — район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе А.М.Габбасов.
— Айдар Минсабирович, быел игенчелектәге нәтиҗә-ләрне ничек бәялисез?
— Гомумән алганда, авыл хуҗалыгы өчен 2014 ел начар килде дип әйтергә тел бармый. Соңгы елларда күп нәрсәне корылыкка авыштыру күзәтелә. Ә бит быел яз көне бер метр катламдагы иң күп дым Арча районында иде. Аллага шөкер, яңгырлар да бездә күбрәк яуды. Дөрес, көзге культуралар уҗымнарына зыян килде, күп хуҗалыклар арышны сенажга салырга мәҗбүр булдылар.
Ә бит “Северный” хуҗалыгы арыштан да менә дигән уңыш алды. Тагын шунысы бар, безнең иң югары уңыш алучы хуҗалыклар районның төрле почмагына урнашкан. “Игенче”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Ватан” хуҗалыкларында да шул ук кояш, шундый ук яңгырлар бит. Монда технология мөһим роль уйный, әмма эшкә караш төрлечә. Әгәр дә арттагы хуҗалыклар гектардан 25 центнер чамасы гына уңыш алса да, район тулай җыем буенча республикада иң алдынгы урынга чыга ала иде.
Районның барлык хуҗалыклары җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерли алды. “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай”, “Игенче”, “Курса МТСы” ширкәтләре ике елга җи-тәрлек яхшы сыйфатлы азык әзерләделәр.
“Игенче” һәм “Кырлай” ширкәт-ләре — 500, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте 100 гектарда кукурузны бөртеккә үстерде. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте суктыра башлады, гектардан 76 центнер чыга. Бик арзанлы, уңышы югары, энергиясе көчле. Бөртеген сатуда да бернинди проблема юк, алабыз дип торалар.
Мондый яңалыклар тагын бар. “Игенче” ширкәтендә шепкән культурасы игә башладылар. Үзкыйммәте бик арзанга чыга, әлегә аның корткычлары да юк, диләр, май алалар, түбе дә азык итеп кулланыла.
— Соңгы вакытта сугарулы мәйданнар да арта.
— Әйе, бу юнәлештә дәүләт ярдәме дә зур. “Кырлай” ширкәте быел сугарулы 600 гектар мәйданда бәрәңге үстерде. Аны 1000 гектарга җиткерергә исәп-лиләр. “Ак барс” агрокомплексы”, 100 гектарда сугарып, бәрәңге үстерде. Әлеге хуҗалыкларда уңыш та югары.
— Районда проблемалы, киләчәге өметсез хуҗалыклар да бар. Алар белән нишләргә уйлыйсыз?
— Төрле сәбәпләр белән андыйлар да бүгенге көнгә кадәр яшәп килә. Хәлне төзәтү буенча эш алып барылмый түгел. Быел яз Рәфыйк Хөсәенов дигән кеше Кушлавыч, Иске Җөлби авыллары җирләрен алып матур гына эшләп китте. Иң беренче ул хезмәт хакы буенча һәм башка бурычларны түләп бетерде. Басулар әйбәт итеп эш-кәртелде, дөрес, әлегә уңыш югары түгел, әмма бу киләчәк эше. Кушлавычта 200 башлык ферма ремонтланды, тагын 200әр баш сыешлы ике торак төзетергә җыена. Азык әзерләү техникасы яңарды, ындыр табагын ныклап төзекләндерделәр. Көзге якта Орнашбаш авылы кешеләре дә 950 гектар пай җирләрен ышанып тапшырдылар.
Районның яңа җитәкчесе Илшат Габделфәртович үзебездә туып үскән, туган якка битараф булмаган якташлар белән нәкъ менә шушы мәсьәлә буенча сөйләшүләр алып бара. Мондый мөмкинлеге, теләге булган кешеләр бар алар.
— Соңгы елларда дәүләт тә авылга йөз белән борыла башлады, дип әйтергә була.
— Бу юнәлештә, дөрестән дә, уңай якка үзгәрешләр күп. Районда хәзерге вакытта 30лап гаилә фермасы уңышлы гына эшли. Шәхси хуҗалыкларга шушы көннәрдә бер сыерга 2 мең сум исәбеннән акча биреләчәк.
Хуҗалыкларга ферма, сенаж траншеялары ремонты, техника алуда ярдәм итү өчен 30х70 программалары эшли. Киләсе елда ындыр табакларын төзекләндерү программасы гамәлгә керә.
Яшь белгечләрне авылга тарту буенча эш алып барыла. Хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы югары уку йортларында укучы студентлар белән өч яклы килешү төзеп, аларга өстәмә стипендия түли. Укып кайткан белгечкә 100 мең сум акча бирелә, бер ел буе айлык хезмәт хакына 5 мең сум өстәп түләнә.
Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча да программа бар.
— Терлекчелек өлкәсендә эшләр торышы турында да әйтеп үтсәгез иде.
— Терлекләрнең саны узган елгыдан 300гә артыграк. “Ватан”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Северный” ширкәтләре, Сафиуллин, Низамов, Хәкимуллин хуҗалыкларында терлекләр артты.
“Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче” ширкәтләре, Ша-кирҗанов, Сабирова, Янышев, Сабиров фермер хуҗалыклары сөт җитештерүдә әйбәт үсеш бирделәр.
Ит җитештерү буенча барлык хуҗалыкларны да уңай яктан әйтергә була.
Әйткәнемчә, азык белән бернинди проблема юк. Дәүләт ярдәменә генә өмет баглап йөреп булмый. Һәр җитәкчегә, белгечкә, терлекчегә тырышып, аңлашып, җиң сызганып эшләргә кирәк булачак. Менә шуны аңлау мөһим.
Барлык авыл хезмәтчәннәрен, шушы мөмкинлектән файдаланып, якынлашып килгән бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, яңа уңышлар телим!
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз