Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Егетләр һәм кызлар колагына
2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Егетләр һәм кызлар колагына
Районда 3 балигъ булмаган яшьтәге наркоман исәпкә алынган. Шуларның икесе Арчаның үзеннән, берсе авылдан. Өчесе дә безнең якларга читтән күчеп килгән. Сүз башка нәрсә турында барса, җирле халыктан түгел икән, дип тынычланырга да булыр иде. Тик бу очракта сүз яшьләр һәм наркотиклар турында бара. Ә бу тормыш һәм үлем, дигәнгә тиң. Димәк, борчылыр урын бар.
Арча педагогика көллиятенең икенче тулай торагында булган түгәрәк өстәл артында очрашуда сүз әнә шул хакта барды.
— Балигъ булмаган яшьтәгеләргә 1 сентябрьдән 31 майга кадәр кичке 10 сәгатьтән соң урамга чыгарга рөхсәт ителми. Йөрисегез килә икән, кыз янында да, егет янында да ата–анасы булырга тиеш. Без даими рәвештә рейдлар үткәреп торабыз. Тотылган очракта нинди хәлдәге гаилә булуга карамастан, әти-әнигә 500 сумнан 1000 сумга кадәр, кабат эләккәндә 2000 сум штраф салына. Ни өчен чыгарылган бу закон? Чөнки яшүсмерләр арасында җинаятьчелек бик нык арта. Безнең районда да хәл шатланырлык түгел. Узган ел 9 айда 1 җинаять эшләнсә, быел ул 9 булды, — диде район башкарма комитетының балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе секретаре Лилия Завялова.
Җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен дә штраф каралган. Алкогольле эчемлекләр кулланган очракта да эчке эшләр бүлегенә исәпкә куя-лар. Димәк, исемең компьютерга мәгълүматлар базасына кереп кала, дигән сүз. Ә моның кешенең киләчәгендә нинди роль уйнавы турында әйтеп торасы да юктыр. Укырга кергәндә дә, эшкә урнашканда да калкып чыгачак. Үз башымнан узган бер мисал гына китерәм. Улымны, барлык нәсел-ыруларын энәсеннән җебенә кадәр тикшергәннән соң гына нефть компаниясенә эшкә алдылар.
— 18 яшькә кадәр тәмәке тарту бөтенләй тыела. Кальян, электрон сигаретлар да тартырга ярамый. Алар барысы да организмны агулаучы матдәләр кергән әйберләр. Сыра, шәраб та кешене тилертә генә. Сезгә бер мисал. Берәү сыра белән дару эчкән. Күз алдыгызга китерегез әле. Сыра һәм дару. Шуннан абыйсының машинасын алып чыгып киткән, юл кырыена ауган. Нәтиҗәдә, бездә исәпкә куелды. Киләчәк тормышына кара тап салды, әти-әниләрен уңайсыз хәлгә куйды. Андый очракта җинаять эшләү дә ерак тормый. Наркотикларның да ниндиен куллансагыз да, үлән генә тартсагыз да белә торган аппарат бар Казанда. Ул күрсәтә икән, димәк, сез наркоман. Акланулар файдасыз, — ди Л.Завялова.
—Төрле җинаятьләр өчен 38 балигъ булмаганнар бездә исәптә тора. 41 имин булмаган гаилә бар, — дип сүзгә кушылды Арча эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина. — Җинаять эшләгәнгә — 16, авыр җинаять өчен 14 яшьтә суд каршына бас-тыралар. Балигъ булмаганнар арасында күбрәк нинди җинаятьләр очрый соң? Урлау, бигрәк тә кәрәзле телефоннарны. Тапкан очракта да аны алмаска, я эчке эшләр бүлегенә илтеп бирергә кирәк. Югыйсә, карак буларак исәпкә алынасың. Балигъ булмаганнарны тәмәке тартырга, спиртлы эчемлекләр кулланырга җәлеп иткән өчен дә җавап бирергә туры килә. Кызганыч, районда андый очраклар бар. Ул турыда укыган урыннарыгызга да хәбәр итәбез, әти-әниләрегезне дә чакыртып, аларга штраф салабыз. Балигъ булмаганнар арасында шулай ук правасыз машина яки скутер белән идарә итүчеләр дә бар. Бу очракта да комиссия зур суммада штраф сала. Сез — булачак педагоглар. Ата-ана киләчәктә балаларын сезгә ышанып тапшырачак. Бүген сөйләгәннәрдән хәзердән үк үзегезгә нәтиҗә чыгарырга кирәк.
Шулай ук бу көнне телефоннан шалтыратып алдаулар, интим мөнәсәбәтләр турында да сүз барды.
— 13-14 яшьтән җенси мөнәсәбәткә керүчеләр кү-бәйде. Шул яшьләрдә бала табучылар да бар. Хәтта безнең районда да. Кирәкми, ашыкмагыз. Киләчәктә балаларыгыз сезнең белән горурланырлык булсын, — диде Л. Завялова. — Егетләргә дә 16 яше тулмаганнар белән җенси мөнәсәбәткә кергән өчен җинаять җаваплылыгына тартылулары турында онытмаска кирәк.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз