Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арчалылар Россия данын яклады
2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Арчалылар Россия данын яклады
Белоруссиянең Могилев шәһәрендә булып узган спартакиада ярышында стритбол буенча 3нче урынны алган баскетболчы кызлар тренерлары Жәүдәт Хәсәнов белән редакциядә кунакта булды.
Берсеннән берсе зифа буйлы кызлар алар. Ә тренерлары Җәүдәт Абдуллович, сөбханалла, беркайчан да картаймас! Керә–керешкә үк шау-гөр килеп сөйләшеп киттек. Җәүдәт Абдуллович шундый энергияле кеше инде ул. Башта Белоруссия турында сөйләп алды:
— Халкы әйбәт аның. Бу, бәлки, сугышның үзен күргәнгәдер?!
Юлы да ерак. Поезд белән башта Мәскәүгә юл тоталар, аннан Мәскәүдән тагын 9 сәгать баралар. Район, республика, Россия данын якларга юлга чыга алар. Татарстанда ышаныч яулаган спортчыларга гына мондый бәхет тәти.
— Мәскәүдә безгә Россиянең спорт киемнәрен бирделәр, — диде кызлар. — Бик матур киемнәр. Алар үзебездә калды.
Таныш булыйк: 5нче гимназиядән (директоры Фатыйх Хәкимуллин) 8 сыйныфтан Зөһрә Фәсхиева, Диләрә Заһриева, 7 сыйныфтан Эльвира Широбокова, Арчаның беренче мәктәбеннән (директоры Эльмира Сафина) Рәшидә Нагуманова. Алар “Арча” спорт комплексында шөгыльләнә.
— Баскетболда беренче таләп — озын буй, — ди тренер. — Шунсыз боҗра астыннан тупны кертеп булмый. Шулар белән беррәттән, култык астыннан гына шуып чыгучы кыска буйлы җитезләр белән дә баскетболда уңышка ирешеп була. Кызлар командасын туплар өчен башта мәктәпнең физкультура укытучылары белән киңәштем. Аннан хәрәкәтчән, буйлы балаларның үзләре белән сөйләштем. Өч ел инде менә шөгыльләнәбез.
— Көн саен спорт комплексында, — ди кызлар. — Хәтта шимбә, якшәмбе көннәрне дә калдырмыйбыз. Икенче сменада укыганлыктан иртән сәгать 9га барабыз.
— Укыйсыгыз да бар, бик кыен түгелме, ничек өлгерәсез? — дип сорыйм.
— Спортзалга барасы килеп тора, без дәресләрне кич белән хәзерләп куябыз.
— Ә спорт сезгә нәрсә бирә?
— Ышаныч, көч, яхшы кәеф һәм дисциплина!
Спортның стритбол төрен бәлки белмәүчеләр дә бардыр. Гади генә әйткәндә, ул – бер боҗралы урам баскетболы. Кайберәүләрнең урамда йорты янында бар ул. Боҗраны баганага, капкага, я гараж, сарай диварына беркетеп куялар. Шуның янында балалар туп белән мәш килә. Иң кыены да шунда — ике команданың бер боҗра янында уйнавы. Спортта аның үз тәртибе бар.
Җәүдәт Абдуллович кызлар командасы белән эшли.
— Баскетболга кызларны тартуы кыенрак, — ди ул. — Ә бер уйный башласалар, алардан “котылып” булмый, үҗәтләр, тырышлар, җиңүгә омтылалар.
— Белоруссиядә ни өчен 1нче урынны яулый алмадыгыз? — дип тә сорыйм.
— Осталык җитмәде, — диде тренер. — Белоруссиялеләр бик көчле иде. Бездән иң күп шөгыльләнгәне (3 ел) — Зөһрә Фәсхиева. Тәҗрибә җитми.
Зөһрә Фәсхиева “Иң оста уйнаучы” исеменә лаек була. Аңа ролик һәм медаль тапшырыла. Ә командадан һәркайсы өреп кабартыла торган матраслар, йокы капчыклары, диплом, медальләр белән бүләкләнә.
— Россия данын якларга чакырсалар, тагын барабыз, — ди кызлар. — Беләбез инде хәзер ничек әзерләнәсен. Тиздән Татарстан беренчелеге ярышларына барасы бар. Бездә дә көчле командалар җитәрлек: Кукмара, Питрәч, Алексеевск, Буа...
Уңышлар сезгә, кызлар!
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз