Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Иген үстерү — изге эш
2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Иген үстерү — изге эш
Бүгенге яшьләр авылда калырга ашкынып тормый. Дөрес, кендекләре авылга береккән, хезмәте җиңел булмаса да авыл тормышын сайлаучылар бар. Бүген сүзем әнә шундыйларның берсе — авыр хезмәтен яратып, җиңел итеп башкара белүче “Ватан” агрофирмасы механизаторы Марат Сафин турында.
Хәсәншәех машина–трактор паркында “тимер ат”ын төзәтеп яткан чагында күрештек без аның белән. Аралаша башлагач, шаккаттым: Апаз мәктәбен тәмамлаганнан соң 20 ел буе шушы “ДТ–75” маркалы чылбырлы тракторда эшли икән егет. Менә сиңа тугрылык! Тугрылык кынамы икән?!
— Техниканы кечкенәдән яратам мин, — дип сөйләп китте ул уйларымны укыгандай. — Әти гомере буе тракторда эшләде. Миңа кечкенәдән шул “трактор җене” кагылып үсте.
Марат Мидхәт абый белән гомере буе сыер савучы булып эшләгән Әлфия апаның өлкән уллары: ике энесе һәм ике сеңлесенә өлге булып яшәүне балачактан күңеленә сеңдереп үсә. Ә үрнәкне ул намуслы хезмәте белән күрсәтә. Язгы–көзге чәчү чорында аның хезмәте аеруча хөрмәткә лаек — орлыкларны адәм балалары хәләл икмәктән, илебез ипидән өзелмәсен дигән теләкләре белән туфракка чәчә Марат. Язның бер көне ел туйдыра дип, иртән 6да кырга чыгып, төнге 10–11ләргә кадәр эшләгән егет: “Чәчүне башлаганда җанга рәхәт хисләр тула. Алдан бетерү, норманы арттырып үтәү өчен тырышып эшлибез. Авылда яшәвем белән бәхетле мин. Авылның һавасы, җир исе генә дә ни тора бит”, — ди. Максат куйсаң, алдынгылыкка ирешеп була шул. Ничә ел рәттән сабан батыры булып тәкә, бүләкләр алучы да Марат.
Сафиннар гаиләсе авылга тугрылыклы, әти–әниләренең хезмәтен дәвам иттерүче. Марат тракторчы булса, хатыны Ләйлә сыер сава. Кайнанасы туфрагыннан, Балтачның Саснасыннан бирегә килен булып төшкән ул. Әлбәттә, бу гаиләдә үсеп килүче 12 яшьлек Салават белән 9 яшьлек Азамат та намуслы хезмәт белән яшәсәң генә ихтирам казанырга мөмкин икәнлекне күреп үсә. Җир сулышын тоеп буй җиткерүче малайлар хәзердән үк әтиләренең корыч атына кызыга, тракторны йөртеп карыйсылары килә. Әтиләре үзе белән кырга алып чыкса, көне буе янында утырып йөриселәр тагын. “Сирәк булса да рычагларны тоттырып карыйм. Үскәч хезмәтемне дәвам итәселәре килсә, каршы төшеп булмас инде”, — дип елмая бәхетле әти.
Паркта эш кайный: техника төзәтәләр, авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга куялар һ.б. Марат та тугрылыклы дустын бер кат карап чыгу белән мәшгуль. Чөнки алда кыш һәм авыл урамнарына, ферма, гараж тирәләренә тау–тау өелгән кар көртләрен эттереп тору, юл ачу аның өстендә, яз–көз авылларның ямен алучы чүплекләрне дә өеп, тигезләп, тәртипләп торырга кирәк. Авылдашларны сөендерү, алардан рәхмәт ишетү, үзеңне файда китерүче булуыңны тою — үзе бәхет бит!
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз