Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Вакыйгаларга бай көн
2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Вакыйгаларга бай көн
Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков 11 октябрьдә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә барлык республика программаларының 2015 елның 1 гыйнварына әзерләнеп бетәчәген белдерде. Мондый бурыч әле беренче тапкыр куела һәм аны үтәү шактый катлаулы, чөнки документлар белән эшләргә туры киләчәк.
Атна саен үтә тораган мондый киңәшмәләрдә хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы мәсьәләләре бик катгый куела. Чөнки кеше гомереннән дә кадерле нәрсә юк. Аеруча төзелеш объектларында күңелсез хәлләр булгалап тора.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Нуриев, киңәшмәне дәвам итеп, республика җитәкчелеге куйган таләпләрнең безнең районда да һичсүзсез үтәлергә тиешлеген искәртте. Киләсе елда да районда төзелеш, төзекләндерү эшләре тулы көчкә дәвам итәчәк. Моңа бүгеннән үк әзерләнергә, ел башына документлар әзер булырга тиеш.
Киңәшмәдә төзелеш объектларында чит ил гражданнары хезмәтеннән файдалану мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу турыда район прокуроры Ринат Ситдыйков та аңлатма биреп үтте. Законсыз рәвештә эшләткән бер кеше өчен оешмага 250–800 мең сум штраф түләргә туры килергә мөмкин. Кеше сәламәтлегенә, гомеренә зыян килгәндә җинаять җаваплылыгы да каралган.
11 октябрьдә Татарстан Республикасында “Урман утырту көне” уздырылды. “Казан–Арена” стадионы артындагы территориядә агач утыртуда ТР Премьер–министры Илдар Халиков та катнашкан. Шунысы игътибарга лаеклы: зәңгәр чыршыларны бирегә Арча урманчылыгыннан китергәннәр.
Бу көнне Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Нуриев та район Советы, башкарма комитеты хезмәткәрләре белән шәһәрнең Левитан урамында агач утыртты. Әлеге акция-дә уку йортлары аеруча актив катнашты.
Район башкарма комитеты 8 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр район территориясен санитар–экологик чистарту ункөнлеге игълан иткән иде. Агач утырту көне шул ункөнлеккә билгеләнгән чараларның берсе булды. Төп максат — кыш башланганчы тирә–ягыбызны чүп–чардан чистартып калдыру, үсеп китмәгән агачларны алыштыру, яңаларын утырту, чишмәләрне, елга буйларын төзекләндерү һ.б.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында: “Территорияләрне төзекләндерү һәм агач–үсемлекләр утырту мәсьәләләрен без республикабызда шулай ук өстенлекле дип билгеләдек һәм 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан иттек. Парклар, скверлар, елга ярлары татарстанлыларның яраткан ял итү урынына әйләнсен өчен әлеге игелекле эшкә һәркем үзеннән өлеш кертә аладыр дип уйлыйм”, — диде. Димәк, бу мәсьәләгә игътибар тагын да артачак дигән сүз.
Узган шимбәдә шәһәребездә яңа сезонның беренче ярминкәсе үтте. Аны “Ватан” ширкәте башлап җибәр-де. Бик матур оештырылган, бай ярминкә булды ул. Бәрәңге, ашлык, ит, сөт, салам, печән, органик ашлама, тай, бозаулар — санап бетерерлек түгел, тагын бик күп әйберләр бар иде. Апаз авыл җирлеге, Апаз, Хәсәншәех мәктәпләре дә үз өлешләрен керттеләр. Авыл үзеш-чәннәре, автобуска төялеп килеп, күңелләр булырлык чыгыш ясадылар. Ярминкә оештыручылар чәй һәм коймак белән дә сыйлады әле.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз