Арча боксчылары сынатмый

2014 елның 17 октябре, җомга
Арча боксчылары сынатмый
Арча боксчылары яңа уку елын башлап җибәрде. Казанда бокс үзәгендә “Б” классындагы (Россия спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәү) Бөтенроссия турниры булды. Анда төрле шәһәрләрдән 84 боксчы катнашты. Арчадан Илмир Нуруллин көндәшләре белән көч сынашты. Илмир олимпия системасы буенча өч уенда катнашты һәм икесендә җиңде.
Илмир өченче урынны алды. Әлбәттә, безнең егет ярышның финал өлешендә катнашырга лаеклы иде. Әмма, кызганычка каршы, хөкемдарлар ярымфиналда җиңүне Чабаксар спортчысына бирделәр.
Хәзер тренер Марат Галиевта тәрбияләнүче боксчылар алдагы ярышларга әзерләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International