Карина һәм Камил — җиңүчеләр
Октябрь башында Кама Аланында хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында тхэквондо буенча Татарстан Республикасы чемпионаты булды. Анда Арчаның беренче мәктәбеннән Карина Савельева — икенче, Арча агросәнәгать көллиятеннән Камил Махиянов өченче урынны яулады. Тренерлары Газинур Борһанов.