“Яшь йөрәкләр” лауреат булды
“Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле ветераннар арасында үткәрелгән “Балкыш” республика фестивалендә лауреат исеменә һәм акчалата премиягә лаек булды. Ансамбль җитәкчесе Питомник клубы мөдире Нәсимә Гарифуллина белән ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Гүзәл Минхәировага да лауреат дипломнары тапшырылды. Бу коллективка яңа уңышлар телибез.