Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
“Җидегән чишмә”гә автобус тапшырылды
2014 елның 17 октябре, җомга
“Җидегән чишмә”гә автобус тапшырылды
Узган елның 2 декабрендә “Җидегән чишмә” Арча халык театры Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында чыгыш ясады. Республиканың иң зур һәм дәрәҗәле сәхнәсенә ул бу юлы “Идел–йорт” халык театрлары коллективларының ХIII төбәкара фестивале Гран–при иясе буларак күтәрелде. Коллектив автобус алу өчен миллион сумлык сертификат белән бүләкләнде. Бу “Җидегән чишмә” театр коллективы өчен искиткеч зур бүләк, аларның хезмәтләренә олы бәя.
Үз тырышлыклары, хезмәтләре белән җиңеп алган бу бүләкне “Җидегән чишмә”-леләр түземсезлек белән көтте. Ниһаять, ап–ак төстәге өр–яңа автобус кайтты. 10 октябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Нуриев коллектив белән очрашты һәм режиссер Рафис Сәлахетдиновка автобус ачкычы тапшырды.
— Спектакльләрегезне күргәнем булмаса да, уңышларыгыз өчен чын күңелемнән сөенәм. Мин спектакльләр, концертлар карарга яратам. Аеруча үзешчәннәр чыгышын ошатам. Хезмәтегезне югары бәялим. Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешегез, яшь талантлар тәрбияләгез. Мин сезгә һәрчак ярдәм итәргә әзер, — диде Илшат Нуриев, үзешчән артистларны тәбрикләп.
Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илнур Котдусов кыскача театрның тарихы, коллективның уңышлары белән таныштырды.
— 60 елдан артык тарихы булган коллектив бу. Режиссер булып Рафис Сәләхетдинов килгәч, театрыбыз күтәрелеп китте. 136 театр коллективы арасында Гран–при алуга ирешү үзе зур җиңү. Киләчәктә дә аларга уңышлар юлдаш булсын, — диде ул.
“Җидегән чишмә”нең үз режиссеры, үз артистлары тарафыннан “Арча” теле- радиокомпаниясе операторлары ярдәме белән нәфис фильм төшерүләре турында да сүз барды.
— Чиксез горурланам һәм сөенәм. Киләчәктә дә яңа спектакльләр куярга, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләргә язсын, — диде театр артисты Харис Сафин.
— Автобус ап–ак төстә булган икән, кер күтәрми торган, — дигән сүзгә шулай ук театр артисткасы Резеда Гарифуллина:
— Без халыкка аклык, пакьлек таратабыз, шуңа күрә күңелебез кебек ак булганга аеруча сөендек, — дип җавап бирде.
Чыннан да, ару-талуны белмәс җаннар йөри театрга. Югыйсә, эштән соң яңадан “эшкә” (әйе, ул эш, һәм бик авыр эш) чыгып китмәс иде. Авыллардан килеп йөрүчеләребез дә бар бит. Рафис һәм Раяз Сәлахетдиновлар Олы Мәңгәрдән, Марат Хәйруллин — Урта Курсадан, Рамил Мөхетдинов — Наласадан.
— Яңа сезонны Аманулланың “Сәхнә артында гауга” спектакле белән башлап җибәрәбез. Бу — комедия. Һаман халыкны елатып булмый бит инде. Көлдереп алырга да кирәк. Шуңа алындык бу әсәргә. Уйнавы бик авыр, катлаулы. Чөнки монда сәхнә алдында гына түгел, артында да тормыш бара. Өлкән артистларыбыз белән беррәттән, коллективка яңа килеп кергәннәр дә уйный. 30 октябрь көнне Арча Мәдәният йортына спектаклебезне карарга килегез, үкенмәссез. Сезгә ошаса, безгә рәхәт, сезнең алкышларыгыз — безгә бәя, — диде Рафис Сәлахетдинов.
Бу елда коллектив тагын бер спектакль белән сәхнәгә чыгарга җыена. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланачак.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз