Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бу бала — аларныкы!
2014 елның 17 октябре, җомга
Бу бала — аларныкы!
Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина безгә шундый хәбәр җиткерде: шушы көннәрдә генә өч гаилә өч баланы тәрбиягә алды, әле тагын чиратта торучылар бар. Бер гаилә яңа туган баланы, икенчесе — 9 яшьлек кызны, өченче гаилә 16 яшьлек малайны үзенә сыендырган.
Яңа туган баланы тәрбиягә алучы өч балалы гаиләне бик тә күрәсе килде. Баласыз гаиләне аңлап була, ә монда үзләренең өч балалары бар бит! Сектор мөдире Рафия Яруллина белән Түбән Пошалымга чыгып киттек.
Гаилә башлыгы Илнар Зиннәтулллин каршы алды безне. Илнарны күрүгә эчке дөньясының яктылыгы йөзенә чыккан дигән фикер йөгереп үтте. Бу яктылык каян күчкән дисәм, мин аның әти-әнисен, бабасын беләм булып чыкты! Дания белән Илгиз Арча үзәгендә сугыш ветераны әтиләре Сибәгатуллага биргән фатирда яши. 91 яшьлек Сибәгатулла абый турында язып та чыккан идем. Минем апаның күршеләре. Аралашып яшиләр. Апа аларны мактап бетерә алмый. Өйдә юк әле алар, түбә ябарга кайтып киттеләр, авылда бәрәңге алалар... Бөтен эшне шулай бергәләшеп эшлиләр икән. Бу күңелле хәбәрләрне мин ападан белеп торам. Киленнәре Ильвира турында да ападан ишетеп беләм: о-о, бик үткен, белмәгәне юк, булдыклы хатын ул! Искә төште: Илнарга әнисе Дания ханымның мөлаемлеге, йомшак күңеллелеге күчкән икән!
Ильвира ханым безне бала белән каршы алды. Чибәр, яшь анага бала бигрәкләр дә килешә. 2 яшьлек кызы Илинә дә янында бөтерелеп йөри. Иң олысы 11 яшьлек Индира, 8 яшьлек Илфар да өйдә иде.
— Ә монысы Самир, — дип күкрәгенә кысты баланы Ильвира. Бала караваты Ильвира белән Илнарның йокы бүлмәсенә урнаштырылган. Бала төнлә әти белән әни янәшәсендә булырга тиеш шул. Яңа туган баланы карарга биг-рәкләр дә кыен, ничек тәрбиягә алырга булганнар, дигән сорау бер мине генә түгел, әлбәттә, күпләрне кызыксындыра.
— Өйләнгәнче үк миндә шундый бер теләк бар иде, — ди Илнар.
— Ятим баланы кызгану хисеме бу, әллә башка төрле без аңламаган тойгы, кичерешләрме болар? — дип сорыйм.
— Кызгану хисе дә бардыр инде, ул гына түгел, адәм баласы бит, ничек үз балаңнан баш тартырга кирәк? — дип, җавап бирергә тырышты Илнар. Бала яратсаң, бала җанлы булсаң гына чит баланы үзеңнеке итә аласыңдыр.
— Күрсәтергә баланы алып чыгуга, әле карамадым да, күңелем, йөрәгем әллә нишләп китте, бу безнең бала, дидем, — дип сөйли Ильвира.
Ильвира үзе Арча педагогика көллиятендә укыган, аннан югары белем алган педагог. Илнар белән дә алар көллияттә укыганда танышалар. Илнар Үрнәк агросәнәгать лицеен тәмамлый. Иваново өлкәсе Шуя шәһәрендә зенит-ракета гас-кәрләрендә армия хезмәтен үтә. Туган авылы Түбән Пошалымнан беркая китми ул. Бүгенге көндә барып кайтып эшләп йөри. 34 яшьтә.
— Зур күперләр төзибез, — ди. — Кранда эшлим.
Йорт эченең зурлыгына, андагы чисталык, матурлыкка сок-ланмый мөмкин түгел. Бер көтү бала белән ничек чисталыкны саклап була? Киткәндә безне озата баручы Илнарга шул сорау-ны бирәм.
— Ильвира бер дә тик тормый безнең. Балаларны да шулай тәрбияли.
— Кечкенәсе Илинәгә иптәш юк менә, — ди әниләре. — Илинә белән уйнап үсәрлек тагын бер баланы тәрбиягә алырга исәп бар.
Шул вакыт опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина нәкъ Илинә кебек 2 яшьлек малай барлыгын әйтте. Бу хәбәр ана кешегә шундый нык тәэсир итте, хәзер үк ул машинасына утырып чыгып чабардай булды. Ильвираның тәвәккәллеген, ныклыгын шәйләп алам.
...Баланы коляскага салдылар. Олы кыз янында бөтерелеп йөри. Без дә коляскага иелдек, бала белән сөйләшәбез. Самир үзе белән сөйләшкәнне игътибар белән тыңлый, аңлаган кебек, йөзен төрле хәрәкәтләргә китерә, елмаерга итә... Әле кайчан гына бу дөньяга битараф булып шыпырт кына яткан сабый гаилә җылысыннан тәмам җылынган, хәрәкәткә килгән, йөзенә нур кунган. Гаиләнең көче менә шушы нурда. Моны берни белән дә чагыштырып булмый.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз