Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Алтын бәясенә тиң
2014 елның 17 октябре, җомга
Алтын бәясенә тиң
Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында сугыш ветераннарының сәламәтлеген саклау һәм аларга медицина ярдәме күрсәтү максатында “Безнең кадерле ветеран” дигән социаль–гуманитар проект старт алган иде. Максаты — сугыш ветераннары һәм инвалидлары өчен дәвалау учреждениеләрендә махсуслаштырылган палаталар булдыру һәм аларда авырулар дәвалану өчен иң уңай шартлар тудыру. Ул өч этапта үткәрелә. Хәзерге вакытта икенче этабы бара.
Быел май аенда булдык без Арча үзәк хастаханәсендә. Хирургия бүлегендә һәм йөрәк–кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәгендә барлык уңайлыклары булган ике урынлы, чиста, якты, җылы, иркен, юыну урыны, салкын, җылы суы, каршында гына бәдрәфе, күп функцияле ятаклары, өстәле, кием–салым шкафы, урындыклары, телевизор, радио, сәгать, суыткыч, чәйнек, хәтта чәй сервизларына кадәр булган ике палата эшләнгән иде. Аннан соң да әле баш табиб Тәлгать Баһаветдинов: “Палаталарны камилләштереп бетерәсе, тагын да уңайлырак итәсе бар. Терапия бүлегендә тагын бер палата булдыру күздә тотыла. Анысын ныклап төзекләндерәсе бар”, — дигән иде.
Шушы көннәрдә генә “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең “Яшь гвардия” штабы җитәкчесе ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый–яшьләр палатасы әгъзасы Юлия Ибраһимова, Арча үзәк-ләштерелгән китапханә-ләр системасы хезмәт-кәрләре Рузия Хәкимова, Илсөяр Хәнәфиева хастаханәгә барып ветераннар белән очраштылар, хәл-ләрен белделәр, шигырьләр сөйләделәр.
— Яшь гвардиячеләрнең максаты — хастаханәдә сәламәтлекләрен ныгытып яткан сугыш һәм тыл ветераннарын, инвалидларын игътибардан читтә калдырмау, —диде Юлия. — Без алар белән төрле темаларга сөйләштек, хәлләрен белдек, балалары, оныклары турында сораштык. Өлкәннәр бик теләп яшьлекләрен искә алды, истәлекләрен уртаклашты. Безнең очрашу өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан гына түгел, даими оештырылачак. Чөнки аларга аралашу, аз гына булса да игътибар кирәк.
Ә безне май аеннан соң булган үзгәрешләр дә кызыксындырды. Биредә тагын ниләр эшләнгән?
— Терапия бүлегендә тагын бер палата булдырылды. Анысында душ кабинасы, үзендә аерым бәдрәф тә бар. Авырулар бик канәгать, — ди дәвалау буенча баш табиб урынбасары Гөлсинә Исламова. — Моннан тыш авыруларга амбулатор ярдәм дә күрсәтелә. Өйләренә йөрү өчен махсус машина бүлеп бирелде. Авылларга чыгып та авырулар янында булалар, шунда ук тиешле тикшерүләрне дә үткәрәләр.
Әйе, табиблар тарафыннан барысы да эшләнә. Хастаханәдә дәваланып яткан өлкәннәр дә бик канәгать.
— Миңа биредә ошый. Шартлар бик яхшы. Тырышып дәвалыйлар. Без әйткән сүзләрне дә исәпкә алалар, — диде Арчадан 70 яшьлек Рәшит Шәрәфиев.
Ул инсульт кичергән. Өр–яңадан сөйләшергә, йөрергә өйрәнә. Моның өчен дә шартлар бар. “Тормыш дәверендә күп авырлыкларны кичердек. Бу авыруны гына җиңәрбез, Алла боерса. Дөньялар гына тыныч булсын”, — диде аның белән һәрвакыт янәшәдә булган хатыны.
— Әйтеп бетергесез яхшы шартлар хастаханәдә. Тәмле телләре, ягымлы сүзләренә кадәр шифа. Гомерем буе колхозда урманын да кистем, фермада да, кырда да эшләдем. Сәламәтлегемнән зарланмадым. Хәзер дә авырткан җирем юк. 13 ел иремне карадым. Таушалдым. Аның вафатына ел ярым. Шуннан бирле хәлем китеп интектерә, — диде Күлтәстән Мәгъшия Рамазанова.
Балалык, яшьлек елларында черек бәрәңге, алабута ашап үскән, гомерләре буе бил бөккән апалар һәм абыйларның хастаханәгә килеп хәлләрен белгәнгә бик тә күңелләре булды. Чыннан да, алар өчен ихтирам, игътибар, аралашу бик мөһим.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз