Җитәкче билгеләнде

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Җитәкче билгеләнде
17 октябрьдә икенче чакырылыш район Советының чираттагы 42нче утырышы булды. Анда Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турындагы мәсьәлә каралды.
Арча район Советы Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаруга кандидатлар сайлап алу буенча конкурс комиссиясе рәисе Л.М.Осинаның белдерүен тыңлап, Арча район Советына конкурс комиссиясе тәкъдим иткән кандидатураларны караганнан соң, 2003 елның 6 октябрендәге “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы 131 номерлы Федераль законның 37нче маддәсе, 2004 елның 28 июлендәге “Җирле үзидарә турында”гы Татарстан Республикасы Законының 26нчы маддәсе, Арча муниципаль район Уставының 50нче маддәсе нигезендә Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Нуриев Илшат Габделфәрт улын билгеләргә, Арча муниципаль район башлыгы урынбасары, Арча муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Л.М.Осина- га Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе И.Г.Нуриев белән контракт төзергә дигән карар кабул итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International