Халык белән эшләргә кирәк

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Халык белән эшләргә кирәк
Узган атнада Наласа авылы мәчетендә район җирлегендә урнашкан мәчетләрнең имамнары һәм авыл җирлеге башлыклары белән киңәшмә булды. Анда район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Любовь Осина да катнашты.
Мәчетле авылда яшәүчеләр бәхетлеләр, минемчә. Чөнки иртә–кич авыл өстенә таралган азан тавышы әкренләп хәтта күңелендә мыскал да дини орлык сибелмәгән кешене дә уятырга мөмкин. Азан моңы җанга аерым халәт тудыра: үзе моңсу, үзе рәхәт. Пәйгамбәребез с.г.в. азан тавышын эшли торган эшеңнән, бара торган юлыңнан туктап тыңларга кушкан. Тик 77 мәчетле районыбызда мәчеткә кеше йөрмәүче авылларның да булуы күңелле күренеш түгел. Арада хәтта имамы булмаган мәчетләр дә бар. Бу турыда Любовь Осина һәр киңәшмәдә искәртеп, имамнарга халыкны дини йортка җәлеп итү юлларын табарга өнди.
Авыллардагы мәчетләрнең бүгенге көндә сәдакага җыелган акчага яшәүләре, халыкка хезмәт күрсәтүе турында күп сөйләнелде, күп язылды. Имамнар шул акчага ут, газ яккан өчен түли, төзекләндерү эшләрен алып бара, хәтта зират коймасын яңартучылар да бар. Әлбәттә, бу мәчеткә кергән сәдакага бәйле. Әмма мәчетләрнең имамнары, авыл җирлекләре башлыклары өчен инде берничә ел бер мәсьәлә әлегәчә чишелмичә кала бирә — мәчетләрнең биналары, кайберләренең җире дә дәүләт теркәлүе узмаган килеш. Ә теркәү узу өчен шактый суммалар сорала. “Әгәр 8 мәчетнең дә Уставы булса — 42 мең, Устав булмаса, 50 мең сумнан артык акча кирәк, — ди Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина. — Өч авылда мәчетләрне теркәү өчен җыелышлар җыеп аңлатып, авыл халкыннан 500әр сум акча җыйдык, тик арада бирмичә калучылар да булды. Халык бердәм булганда гына проблемаларны хәл итеп булачак”.
Яңа Кенәр мәчетенең имамы Ирек Зарипов та шул фикердә. “Яңа Кенәрдә рөхсәт биргән кибетләргә мәчеткә ярдәм итәр өчен тартмалар куелды, аларны айга бер махсус комиссия белән ачабыз, аннан ул сумманың кайларга тотылганлыгын күрсәтеп хисап төзим”, — ди ул.
Бүгенге көнгә райондагы 77 мәчетнең (җире һәм бинасы) 45 проценты гына теркәү узган. Дәүләт бюджетыннан бу эшләргә акча каралмаганга, бөтен өмет халыкта. Район хакимияте декабрьгә теркәүне тәмамларга дигән таләп куя. Имамнар авыл җирлекләре белән бер фикердә булып, иганәчеләрне җәлеп итеп һәм халык белән эшләгәндә нәтиҗә күренәчәк. Юкса, алар ярдәменнән башка мәсьәләне уңай хәл итеп булмый. “Имам һәм авыл җирлеге башлыгы аңлашып эшләгәндә генә уңышка ирешеп булачак”, — ди Любовь Осина.
Һәр авылны, җирлекне бер калыпка гына салып булмый, әлбәттә, арада үрнәк алырлыклары да бар. Мисал өчен, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов теркәү узу өчен иганәчеләр табуы турында әйтсә, Яңа Кырлай авыл җирлегендәге, Мөрәле мәчетләрен, инде теркәү узганлыктан, үрнәк итеп куярлык.
Любовь Осина тиздән район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев белән бергә район авылларында социаль биналарда, шул исәптән мәчетләрдә дә булачаклары турында әйтте. Авыллардагы мәчетләр генә түгел, зиратлар да имамнар һәм авыл җирлекләре контролендә торырга тиеш. Киләсе елдан зиратларны чистарту өчен район күләмендә махсус көннәр билгеләнәчәк.
Бездә имамнар элек-электән абруйлы, гыйлемле, үз фикерен әйтә торган кеше булган һәм шуның белән абруй казанган. Бүген дә халык аның ни дәрәҗәдә халыкка хезмәт итүенә карап бәя бирә һәм шулкадәр аңа тартыла да. Пәйгамбәребез с.г.в., син халыкка эшлә, дигән. Хезмәт күрсәтеп тапкан абруең халыкны сиңа якынайтыр.
Розалия ЗИННӘТОВА

Иң мөһиме — сәламәтлек!
ГТО турында без гел язып торачакбыз. “Хезмәт һәм оборонага әзер” физкультура-спорт комплексы кешене сәламәтләндерү, гомерне озынайту максатыннан яңадан кайтарылды. Ул һәрдаим әзерлекне, хәрәкәтне таләп итә. Аңлашыла да, ГТОны лаеклы рәвештә тапшырасы килә. Ә иң мөһиме — сәламәтлек!
Яңа гына районда Бөтенроссия ГТО физкультура–спорт комплексын кертүнең беренче көзге этабы үтте. Районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов фикерләре белән кызыксынам.
— Безнең өчен иң мөһиме — халыкның күп булуы, — дип сөйләде ул. — ГТО нормаларын тапшыруда 600дән артык хезмәткәр катнашты. Быел ул мәктәпләргә мәҗбүри куелды. Без, моның белән генә чикләнмичә, районның барлык муниципаль хез-мәткәрләре, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә эшләүчеләр, үзебезне ГТОда сынап карарга булдык. Һәм 15 октябрьдә коллективларның спорт киемнәреннән дәррәү стадионга килүләрен күреп бик сөендек. Киләчәктә АСПК, ЗУЭС, РЭС, почта, сөт эшкәртү предприятиесе һәм башка шундый хезмәт коллективлары ГТО тапшырачак. Әлеге физкультура-спорт комплексы көзге, кышкы һәм язгы этаплардан тора. Ахырдан лаеклыларга значоклар тапшырабыз.
60–69 яшьлек ир-атлар арасында 4 километрга җайлап кына йөгерү буенча Илгиз Салихов 1нче урынны алды. Ул Яңа Кенәрдә көчле көрәшчеләр әзерләве белән билгеле тренер. Хәзер Яңа Кенәр иҗат йортында көрәш секциясе алып бара. Быел февральдә 60 яшь тулган.
— Яңа Кенәрдән ГТО тапшырырга тулы бер автобус килдек, — дип сөйләде ул. — ГТОның кире кайтуы әйбәт. Балалар, яшьләр, олылар арасында да спортка, сәламәтлегеңә карата ваемсызлыкны бетерә торган нәрсә бу. Мәсәлән, Президент идәннән 25 тапкыр этелде, дип язып чыктылар. Мин дә булдыра аламмы икән дип, үземне сынап карадым. Булдыра алам икән. ГТО тапшырганда мин спортның өч төре буенча сыналдым: йөгердем, гимнастика эскәмиясенә таянып кулларны бөкләп этелдем һәм аркага ятып, кулларга таянып гәүдәне күтәрдем. Яшь барса да, армыйча гына, чамасын белеп кенә гел хәрәкәтләнеп торырга кирәк.
ГТО тапшырган көнне 63 яшьлек Рәдинә Заһидуллина өенә бер кочак бүләкләр белән кайта.
— Өч төр буенча да беренче урынны алдым, — дип шатлыгы белән уртаклаша ул. — Йөгердем, эскәмиягә таянып этелдем, аркага ятып, кулларга таянып идәннән күтәрелдем.
Җиңел гәүдәле Рәдинә ханымга сокланмый мөмкин түгел. Серен белергә тырышам.
— Хәрәкәт, — дип җавап бирде ул. — Иптәшем, Ленар Усманович, балаларга физик тәрбия бирә. Электән “Әти, әни һәм мин — спорт гаиләсе” дигән бәйгеләрдә катнаштык. Хәзер менә өченче буын спортчылары арасында Казанда ярышларда җиңеп кайтабыз. Элек кондитер булып эшләсәм, хәзер “Арча” спорт комплексында техник хезмәткәр.
Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторының әйдәп баручы белгече, 22 яшьлек Алинә Фролова белән сөйләшәбез.
— Без, 18–24 яшьлекләр, 100 метрга, 2 километрга йөгердек, идәннән этелдек, гимнастика эскәмиясенә басып бөгелдек. 100 метрга йөгерү һәм идәннән этелү буенча 1нче урыннарны алдым. Яшьтән спорт белән шөгыльләнәм. Арчаның 1нче мәктәбендә укыганда баскетбол буенча җыелма команда составында идем, кыска дистанциягә йөгердем. ГТО миңа спортта туктап калмаска этәргеч бирде.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International