Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бездә мөмкинлекләр күп
2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Бездә мөмкинлекләр күп
Әйбәт хуҗа эшне койма тотудан башлый, диләр. Кушлавычка килгәч иң беренче шуңа игътибар иттем. Машина–трактор паркы, ындыр табагы моңарчы, русча әйтсәк, “проходной двор”ны хәтерләтсә, хәзер бар да капланган, капкасы да, коймасы да үз урынында. Ындыр табагы ябулы итеп эшләнгән. Гади генә әйберләр, әмма күңелле.
Кушлавыч, Иске Җөлби фермаларыннан соңгы елларда йөрәк әрнеп кайта иде. Бу юлы гадәттә башларын иеп йөргән терлекчеләрнең йөзләре балкый, сөйләшәселәре килеп тора. Ни булган боларга, дисезме?
— Мондый хәлләрне дә күрербез дип кем уйлаган? — ди Кушлавыч фермасында бозаулар караучы Гүзәлия Сабирҗанова. — Һәр айның унбишендә акча бирәләр, 17шәр мең сум алган айлар да бар. Әле менә шабашкада йөргән малай да фермага эшкә кайтмакчы. Килен белән бездә яшиләр, күптән түгел оныгыбыз туды. Ике сыер асрыйбыз, шөкер, ашлыкны, печән, саламны күп бирделәр.
Иске Җөлбидә хәлләр аеруча яман була иде. Хәзер торакларны танырлык түгел, тирә–якны күмеп киткән тиресне басуларга чыгарганнар, ул уңышка хезмәт итә. Тораклар белән бергә кардалар да яңарган, салам кертелгән. Мондагы “һава торышын” Фәрит Исмәгыйлевтан белеп була. Гомере буе шушы ферманың “универсаль” эшчесе ул. Ат белән тирес чыгара, азык кертә, мичкә ягып солы пешерә һ.б.
— Узган айда мин — 15, хатыным Фирая 15 мең, икебезгә 30 мең сум акча алдык, — ди ул елмаеп. — Без акча күргән кешеләрмени? Хәзер әнә киткән яшьләр дә кире кайтабыз дип йөриләр.
Сыерлар, таналар, бозауларга күз генә тимәсен! Тәрбия яхшы, караучылары тырыш.
— Көнгә 25 литр сөт биргән сыерлар бар, — ди районның иң тәҗрибәле ветеринария табибларының берсе Фәрит Габдрахманов.
Бу хуҗалыкта терлекләр 50 башка гына калган иде. Хәзер алар 550.
— Сыерларны 750 башка җиткерергә исәп, — ди инвестор Рәфыйк Хөсәенов. — Безгә эшкә кеше күп кирәк булачак әле.
Киләчәктә барлык терлекләр 2 мең баштан артып китәргә тиеш. Тагын ике яңа ферма салырга план коралар. Мөндеш-тәге Төхвәтуллин ширкәте егетләре элекке биналарны үзгәртү белән мәшгуль.
Хуҗалыкка яңа техника да күп кайткан. Куәтле ашлык киптергеч кайтачак. Инвестор хуҗалыкны торгызу өчен 22 млн. сум чамасы акча тоткан инде.
Узган шимбәдә булган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев җитәкчеләргә яңа бизнес–планнар, идеяләр турында уйларга киңәш итте.
— Арчадан күп кеше Казанга эшкә барып йөри, — диде ул. — Үзебездә эш урыннары булдырырга, җитештерүне киңәйтү юнәлешендә эш алып барырга кирәк. Без һәр тәкъдимне тыңларга әзер.
Район җитәкчесе әйткәнчә, авыл хуҗалыгы тармагында да продукция җитештерүне арттыру өчен мөмкинлекләр зур. Элеккеге “Вамин” хуҗалыкларында бигрәк тә. Терлекләрнең баш санын арттырып, яхшы сыйфатлы продукция җитештерергә.
Атна саен үтә торган мондый киңәшмәләрдә берәр хуҗалык җитәкчесе тыңлана. Бу юлы “Акчишмә” ширкәте җитәкчесе Газинур Сафинга сүз бирелде.
— Искечә эшләгәнгә иң күп ягулыкны без тотабыз, техника иске, — диде ул. — Азык культуралары өлешендә кузаклылар аз. Терлекчелектә нәсел эшен яхшыртасы бар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов терлекчелектәге эшләргә анализ ясады, җитешсезлекләрне күрсәтте.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз