Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
«Өмет”тә уңайлы мохит
2014 елның 24 октябре, җомга
«Өмет”тә уңайлы мохит
Яңа Кенәрдәге өлкәннәрне тернәкләндерү үзәгендә булганнар аны мактап туя алмый. Тик күп тапкыр кешедән ишеткәнче, бер кат үз күзең белән күрүгә җитми икән. Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән чараны карарга баргач, шуңа инанып кайттым. Чыннан да, мактарлык икән шул. Һәр тарафта тәртип, чисталык. Якты, җылы, матур. Бүлмәләр иркен. Туклану да яхшы. Төрле күңел ачу чаралары оештырыла, сәламәтлекне ныгыту буенча хезмәтләр күрсәтелә.
— Медицина хезмәте түгел бу. Җиңелчә физик күнегүләр тәкъдим итәбез, массаж ясыйбыз, электр белән дәвалыйбыз. Физкабинет эшли, биш төрле аппаратыбыз бар. Теләгән кеше табиб күзәтүе астында велотренажерда, йөгерү юлында шө-гыльләнә ала. Хезмәт терапиясенә — кул эшләренә — зур урын бирелә. Хезмәткәрләребез бик яхшы. Бар да күптәннән эшләгән тәҗрибәле кешеләр. Мөлаем, аңлаучан, ярдәмчелләр. Биредә ял итүчеләр тарафыннан уңай фикерләр генә ишетелеп торуы безнең өчен дә бик күңелле, — ди “Өмет” тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Ирек Исмәгыйлев. — Үзәккә ял итәргә, дәваланырга килүчеләр арасында да әллә нинди талантлы кешеләр бар. Үзләре концертлар, төрле кичәләр оештыралар, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты, интернат–мәктәп, Яңа Кенәр лицее, якын–тирә авыллар мәдәният йортлары һәрчак мәдәният хезмәте күрсәтергә әзер.
Хезмәт терапиясе дәресләрендә башкарылган кул эшләреннән торган күргәзмәгә дә игътибар итми калып булмый. Бәйләнгән, чигелгән, тегелгән әйберләрдән тыш, биредә кәгазьдән һәм башка төрле материаллардан ясалган әйбер-ләр дә урын алган. Үз хезмәтләреннән тәм табып эшләгәнгә алар аеруча матур чыккан.
— Миңа үзәктә бик ошый. Беренче тапкыр гына килүем түгел инде. Монда тик торырга вакыт та юк. Төрле чаралар, кичәләр, очрашулар була, җырлыйбыз, биибез, уеннар оештырабыз. Күпме кеше белән танышабыз, — ди Мөндештән Рәйсә Вафина, аның сүзләрен җөпләгәндәй.
Инвалидлар өчен уңайлы мохит тудыру буенча да быел “Өмет”тә үзгәрешләр зур. Җитәкче урынбасары Илнур Әһлиев үзәк буйлап йөртеп, бу юнәлештә башкарылган эшләр белән таныштырды. Ике бүлмә коляскадагы инвалидлар өчен әзерләнгән. Стеналары буйлап култыксалар сузылган, бүл-мәдәге юынгычка да тотынып кереп була. Бинаның ике катындагы коридорларда, икенче катка күтәрелгән баскыч кырыенда да шундый ук култыксалар. Бәдрәф, душ та инвалидлар өчен уңайлы итеп эшләнгән. Бүлмә турыларында, керү юлларында күзләре күрмәгәннәргә аяклары белән тою өчен махсус плитәләр җәелгән.
— Бүлмә ишекләре дә үзгәртелде, — ди Илнур Әһлиев. — Коляска белән керү өчен җайлаштырылды. Урам яктан төп керү юлы өч рәтле итеп эшләнде. Ә инде икенче керү юлы махсус коляскада йөрүчеләр өчен җайлаштырылды. Алар икенче катка махсус күтәрткеч җайланма белән менә.
Күргәнегезчә, биредә һәр нәрсә сәламәтлекләрен ныгытырга килүчеләргә уңайлы булсын, өлкәннәр үзләрен өйләрендә кебек рәхәт хис итсеннәр өчен эшләнгән.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз