Безнең көрәшчеләр бишенче урынны алды

2014 елның 24 октябре, җомга
Безнең көрәшчеләр бишенче урынны алды
Казанда республика күләмендә татар–башкорт милли көрәше буенча ярышлар булды. 55 команда арасында Әлмәт, Түбән Кама, Тукай, Теләче командаларыннан кала арчалылар бишенче урынны алды. Командада бездән менә кемнәр бар иде: 60 кг.га кадәрле үлчәүдә Салават Әхмәтгалиев, 70 кг.га кадәр Денис Абдуллин, Зөлфәт Хәйруллин, 80 кг.га кадәр Илшат Идиятов, 90 кг.га кадәр Булат Шайхелисламов, 100 кг.га кадәр Илюс Әскәров, 130 кг.нан югары Руслан Абдуллин. Тренер – Фәнис Зарипов.
Үз үлчәүләрендә Илшат Идиятов һәм Руслан Абдуллин дүртенче урыннарны алды. Приз алучыларга акчалата бүләк бирелде.
Соңгы 5 елда бу иң яхшы нәтиҗә! Икенче чемпионат ноябрь уртасында була. Уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International