Саклык һәм игътибарлык кирәк

2014 елның 24 октябре, җомга
Саклык һәм игътибарлык кирәк
Янгыннарның 90 проценттан артыграгы торак йортларда була. Шуңа һәркем янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл белергә һәм үтәргә тиеш. Янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Илшат Мәхмүтов түбәндәгеләрне аңлатты:
— Мичкә яккан чорда төтен юлларын кимендә өч айга бер тапкыр корымнан чистартып торырга кирәк. Мич аерым нигезгә утыртыла. Ул агач стенага тиеп тормасын, ара калсын. Яга башлаганчы аның төзеклеген тикшерү шарт.
Янып торган газ плитәсен караучысыз калдырмагыз, төзек түгелен файдаланмагыз. Төзек булмаган җиһаздан газ чыгып торуы бар. Ә бу бик куркыныч. Шуңа газ исе сизгәндә өйдә шырпы кабызырга, электр өзгечләрен сүндерергә яки кабызырга ярамый.
Ватык электр җылыткычлары куллану да куркыныч тудыра. Аларны янып китә торган әйберләр янына куймагыз, янмый торган материалдан эшләнгән махсус аскуймага урнаштырыгыз. Өйдән аз гына вакытка чыгып китәргә туры килсә дә, электр приборларын сүндерергә онытмагыз.
Балаларның да үзләрен генә өйдә калдырырга ярамый. Шырпы, шәм, уткабызгыч кебек әйберләр-не ераграк җыегыз, аларга мичне, газ плитәләрен, электр приборларын кабызырга рөхсәт итмәгез.
Көзге–кышкы вакытта тиз караңгылана, электр энер-гиясе күп кулланыла. Шуңа электр үткәргечләр, өзгечләр һәм розеткаларны тикшерергә, кирәк булса, вакытында төзәтергә кирәк. Электр исәпләү приборларына үзең ясаган саклагычлар (“жучоклар”) кую, бер розеткага берничә прибор тоташтыру да тыела. Электр чыбыклары радио, телефон чыбыкларына, телевизор антенналарына, агач ботакларына тиеп торырга тиеш түгел. Кыскасы, электр һәм газ белән һәрчак сак һәм игътибарлы булырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International