Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Аларның зөбәрҗәт туе
2014 елның 24 октябре, җомга
Аларның зөбәрҗәт туе
Бәхетле картлык нинди була? Розалия апа белән Данил абый Гыйльмуллиннар гаиләсе кебек, дияр идем. Бер–берсен хөрмәт итеп, шаян сүзләр белән дәшеп, күңелләрен күтәреп, бүгенге тормышларына канәгать булып яшәгәнгә.
“Тигез картлык үзе шатлык”, — ди тыл һәм хезмәт ветераны Данил абый. Аннан өстәп куя: “Без гомер тавыннан бергә күтәрелеп бергә тәгәри беләбез”. Ә ул тауга таба илтүче сукмакның төрле җире бар — сикәлтәле, чокыр–чакырлы, җил–давыллы көннәре... Әмма бер–берсен аңлап яшәгән парлар аның нинди генә авыр вакытларын да җиңеләйтергә сәләтле. Һәм шушы сыйфатлар пар канат булып озак еллар янәшә атлау бәхетен дә насыйп итәдер. Әлбәттә, анысы Аллаһы Тәгалә кодрәтендә.
Алар гаиләсендә октябрьнең 24е елның гадәти көннәреннән күпкә аерылып, иң матур көннәрнең берсе булып искә алына. Чөнки бу көнне 55 ел элек җиһанда Гыйльмуллиннар гаиләсенә нигез салына. Алай гынамы, шушы көнне 1932 елда Данил абый, 1936 елда Розалия апа һәм 1960 елда кызлары Римма дөньяга аваз салган. Бу вакытта гаиләнең ерак Сахалин утравын күтәрүдә көч куеп эшләп яткан еллары. Колачы егете белән Башкортстан кызын язмышлары җир читендә кавыштыра. Владивостокта армия хезмәте узганнан соң 1955 елда комсомол юлламасы белән Сахалин утравында эшләргә китеп бара Данил абый. Берничә елдан утрауга абыйсының баласын карашырга кил-гән Розалия аяк баса.
Сахалинда ул чорларда тормыш яхшы, хезмәт хакы югары булса да, Риммаларының укырга керер чагы җиткәч, балага төр- ле мәктәпләргә күчеп йөрергә туры килмәсен дип, гаилә, инде җайга салынган тормышларын калдырып, Арчага күчеп кайта. Бүген Риммалары Казанда яши. Геолог белгечлеге алган кызлары, тормыш коргач шактый еллар гаиләсе белән Себер якларында яшәп, башкалага кайтып төпләнә, бүгенге көндә музейда эшли.
Арчада яши башлагач, Гыйльмуллиннарның икенче кызлары Лилия туа. Ул бүгенге көндә гаиләсе белән Канадада гомер итә. Данил абый белән Розалия апаның яраткан оныклары Рәхи-ләне ел саен татар рухын саклап яшәүче туган ягына алып кайтырга тырыша ул. Туган йортында узган санаулы көннәр Лилиягә ел буена җитәрлек истәлек калдыра. Канадада инглиз телле балаларга француз теле укыткан ханым өчен биредә һәр көн бәхетле мизгелләргә тулы: балачак рухын саклаган йорт стеналарына сыенып әти–әнисен күреп сөйләшү күңеленә чиксез рәхәтлек бирә. Атнага бер телефон аша тавышын ишеткән кызын сагына Розалия апа. “Ана баласын ничек сагынмасын, ди?” Аның турында сөйләшә башлагач, күзенә яшьләр тула. Балалары янда булмаса да, бәхетле ата белән ана — кызлары өч онык, ике оныкчык сөю бәхете бүләк итте бит, Казандагылары белән телефоннан сөйләшеп торалар, атна ахырында йортка шатлык биреп үзләре кайтып төшәләр.
Үткәннәрен искә төшер-гәндә хатирәләргә чума өлкәннәр. Гел эштә булып тормышны да алып барганга, бер ярдәмчесез балаларны үстереп, яхшы тәрбия бирә алганнарына хәйран калалар. “Гомер узганын белми дә калганбыз”, — ди Розалия апа. Гомер матур, тирә–яктагыларга үрнәк булып, сагынып сөйләрлек мизгелләргә бай булганга шулай ул.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз