Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ул бүген дә бик кирәк
2014 елның 24 октябре, җомга
Ул бүген дә бик кирәк
Утар Аты авылында яшәүче Зәйтүнә апа Исмәгыйлевага туксан яшь тулды. Бу уңайдан аны котлаулар күп булды. Беренче көнне социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиев белән Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов, Утар Аты төп мәктәбе укытучылары килсә, икенче көнне балалары, онык һәм оныкчыклары, хезмәттәшләре, авылдашлары һәм бу гаиләне хөрмәт иткән кешеләр җыйналды.
Зәйтүнә апа Субаш Аты авылының заманында иң абруйлы кешеләре булган Исмәгыйль белән Мәли-кәнең сигез балалы гаи-ләсендә өченче бала булып дөньяга килә.
— Безнең әти бик кырыс һәм гадел кеше иде. Сугыш елларында бригадир булып эшләгәндә иң элек эшне бездән — балаларына бирүдән башлый иде, — дип искә ала ул әтисен.
Зәйтүнә апа башта Субаш Аты җидееллык, аннары Казанбаш урта мәк-тәпләрендә укып аттес-тат ала да, 1942 елдан Субаш Аты мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта башлый. 1945 елда шул ук авылның фронттан кайткан укытучысы Нурулла Гыйниятуллин белән гаилә корып җибәрәләр. Бер–бер артлы туган биш бала, ире Субаш Аты мәктәбендә директор. Ничек барысын да карарга, тәртип белән тормышны алып барырга өлгерде икән ул!
— 1959 елда мин укырга кергәндә әти — директор, әни башлангыч сыйныфларда укыта иде. Безнең укытучы, бер ел укыткач, башка мәктәпкә күчеп китте һәм безне әни укыта башлады. Мин әнинең бер вакытта да тик утырып торганын хәтерләмим, гел хәрә-кәттә, эштә булды. Бездән дә шуны таләп итте. Хезмәт тәрбиясендә үскән балалар без. Инде үсеп җитеп, үзебезнең балалар тугач, кунакка кайт-кан вакытларда да без йокыдан торганчы тәмле өчпочмакларын пешереп өлгерә иде. Берәүне дә яманлап сөйләшмәс, берәүгә дә авыр сүз әйтмәс — менә шундый ул минем әни, — дип сөйли үзе дә күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән улы Наил.
Сугыш ветераны Нурулла абый заманында районның иң көчле педагогларының берсе иде. Аны бик оста бакчачы, умартачы дип тә искә алалар. Ул елларда аларныкы кебек җиләк–җимеш бакчасы бик сирәк кешедә генә була.
— Әти белән әни бик бәхетле яшәделәр. Әти-нең үлемен әни авыр кичерде, шул елларда сәламәтлеге дә какшады. 2010 елда инсульт кичергәннән соң, табиблар әнинең аякка басуы бик шикле, дип әйткәннәр иде. Ләкин әни бирешмәде, бары тик үзенең тырышлыгы аркасында биш айдан соң үз аяклары белән йөреп китте, — дип искә алалар Казанда ашханә мөдире булып эшләүче кызы Гөлсинә һәм авыр вакытларда Зәйтүнә апага массаж ясаган ире Рафис.
Бүгенге көндә Зәйтүнә апа Казанда эшләп лаеклы ялга чыккан, яшәргә әнисе янына кайткан кызы Резеда, аның ире Ринат һәм улы Роберт тәрбиясендә яши.
— Минем әнидән дә бәхетле әни юктыр. Биш баласы, оныклары, оныкчыклары һәрвакыт кайтып торалар, ишектән килеп керүгә әнине кочаклап алалар. Ул әле аларга да бик кирәк. Хәзерге тормышка, балаларының, бигрәк тә өченче буын педагог булып аларның эшен дәвам итүче, бүген Арча Укучылар сарае директоры булып эшләүче Руслан Гыйниатуллин уңышларына сөенеп яши ул. Безне, балаларны, дөрестән дә, тормышка дөрес тәрбия биреп үстерделәр алар. Һәр баласының тормышы җитеш, ирешкән уңышлары күп, — дип безне озатып калды кызы Резеда.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз