Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Балалары белән бәхетле алар
2014 елның 24 октябре, җомга
Балалары белән бәхетле алар
Арчада яшәүче, гомере буе китапханәче булып эшләгән, илгә–көнгә лаеклы уллар тәрбияләп үстергән Ләлә Сабировага 80 яшь.
Күбебез аның тормыш иптәше, заманында Арча, Әтнә районнарында колхоз рәисе булып эшләгән Наил Сабировны, уллары Рөстәм, Ил-һам, Азатны белә булыр. Рөстәм Сабиров районда “Арскнефтепродукт” акционерлык җәмгыяте директоры булып эшләде, хәзер — “Татнефтепродукт” холдинг компаниясе” җәмгыятенең генераль директоры. Илһам Сабиров Арчада элеватор җитәкчесе, район башлыгы булды, бүген “Татнефтепродукт” холдинг компаниясе” җәмгыяте генераль директорының төзелеш эшләре буенча урынбасары. Азат Сабиров – табиб, стоматолог, аның үз клиникасы бар. Әтнә районында әтиләре белән үз җаваплылыкларына алган “Дусым” ярдәмче хуҗалыгын да (6 авыл керә) яңартып, кешене эшле итә алар. Әлбәттә, улларының югары белем алып, үз юлларын табуына әтиләренең ярдәме тигәндер. Әмма хикмәт башкада: уллар әти–әнисенең ышанычын аклады.
Олы уллары Рөстәм Сабиров белән сөйләшәбез.
— Без тавыш–гаугасыз, тыныч, тәртипле гаиләдә эшләп үстек, — дип сөйли ул. — Колхоз рәисе малае дип, иркәләнеп үсмәдек. Өчебез дә җәен комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдек.
— Кызлар булса, кер уар, идән юарлар иде, малайлар бит, Наил абый да җитәкче кеше, гел чиста күлмәк кирәк, эше җаваплы, колхоз рәисе янына килгән–киткән кеше дә күп булгандыр, эшлисез дә, ничек өлгердегез? — дип сорыйм Ләлә ханымнан.
— Малайлар, әни, кызлар эшен генә кушма, диярләр иде, — дип искә ала ул елларны Ләлә ханым. — Хатын-кыз эшен үзем башкардым. Бервакытта да эшне кешегә кушмадым. Армый идем. Төнге сәгать 12ләрдә идән юып бетергән чаклар булды. Терлек тоттык. Бәрәңге үстердек. Аны сатар идек. Наил абыегыз гел ак күлмәктән йөрде. Урманга да ак күлмәк киеп бара ул, диярләр иде. Колхоз рәисе хатыны булу аерата җаваплылык сорый. Гаиләңдә тынычлык, тормышың да әйбәт булсын.
Ләлә ханым әнисе Разыя апаның чисталыгын сөйләп бетерә алмый. Аның юып рәшәткә башына элеп куйган чиләкләре ялык–йолык килеп торыр иде, ди. Ап-ак итеп юып, крахмаллап эленгән тәрәзә пәрдәләре әле дә күз алдыннан китми. 55 яшьтә дөнья куйган әнисен, 28 яшьтә бер баласын калдырып бакыйлыкка күчкән сеңлесен искә төшергәч, Ләлә апаның күңеле йомшарды...
Сугыш башланганда Әтнә районы Яңа Җөлби авылы кызы Ләләгә нибары 7 яшь була. Күрше авылга 4 километр йөреп укыйлар. Ике инеш аркылы чыгарга кирәк. Аяклары юешләнеп, дәрестә утырганда алар бер туңып, бер кызарлар иде.
— Кышын ягарга булмагач, землянкада яшәдек, — дип сөйли. — Сыерга дип ясалган землянка булгандыр инде ул. Иртүк черек бәрәңге җыярга китәр идек. Урамнан 5 кыз без, бервакыт шулай урам башына кайттык кына, колхоз рәисе килеп җитте дә безне фермага алып китеп бушаттырды. Әле дә аңлый алмыйм, нишләп шул черек бәрәңгене дә кызгандылар икән. Халык ачтан үлә. Әтнә юлында ачтан егылып калалар... Әти сугыштан гарипләнеп ике тапкыр кайтты.
Ләлә ханым 41 ел китапханәче хезмәтен башкара, шуның 28 елын Арчада эшли. Әтнә районы Олы Мәңгәрдә эшләп, пенсиягә чыга. Бүген Арчада яши. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җи-тәкчесе Лилия Фазылова:
— Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен алган мактаулы китапханәче ул безнең, — дип сөйли. — Эшен бик төгәл, пөхтә алып барды, хезмәтенә җитди карады. Рәсеме Мактау тактасыннан төшмәде.
... Ләлә ханым балалары яраткан ит пәрәмәче пешерергә әзерләнә. Ике атнага берме, шау-гөр килеп әти-әни янына җыела алар. Ата-ана балалар дип яши шул. Балалар белән бәхетле алар.
— Безнең балалар кешегә бик әйбәт, ярдәмчел, — дип горурлана ана.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз