Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Искегә күп чыгым кирәк
2014 елның 24 октябре, җомга
Искегә күп чыгым кирәк
22 октябрьдә “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте базасында техниканы 2015 ел кыр эшләренә әзерләүне оештыруга багышланган зона семинары булып үтте. Анда биш район хуҗалыкларының инженерлары, авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов үзенең чыгышында бүгенге көндә республика техника паркының торышы, техникадан нәтиҗәле файдалану, 2015 елгы кыр эшләренә әзерләнү мәсьәләләренә тукталды.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгына яңа техника кайтмый дип әйтеп булмый. Әмма моңа көче җитәрлекләр генә яңага өметләнә ала. Хуҗалыкларның энергия белән тәэмин ителеше дигән төшенчә бар. Булган барлык техниканың ат көчен кушып, шуны җир мәйданына бүлүдән килеп чыга ул. Республика буенча 158 ат көче килеп чыга, безнең районда — 180.
—Иске техникага запас частьлар, ягулык күп тотыла, андый трактор яки машинага яшьләр дә утырам дип тормый, — диде министр урынбасары.
Билгеле, газета укучыларыбызны үзебезнең район күбрәк кызыксындыра. Бездә бу яктан хәлләр ничегрәк?
—Быел район хуҗалыкларына 11 трактор, берәр ашлык һәм азык әзерләү, ике бәрәңге комбайннары, ун автомобиль, төрле тагылма кораллар кайтты, — диде ул.
Район хуҗалыкларында 708 тракторның 36сы — 3 елга кадәрле, 237се — 3 елдан 10 елга, 435е аннан күбрәк хезмәт иткән.
Комбайннар — 134. Шуларның 15е 3 елга, 74е — 3 елдан 10 елга кадәрге, 45е — аннан күбрәк елгы.
Автомашиналар — 354. 155енә 10 елдан күбрәк “яшь”.
Чәчү комплекслары тәүлек буе эшләргә, тәүлеккә 200–250 гектар чәчәргә тиеш, дип сөйләделәр семинарда. Ә алар күбесенчә бер генә смена эшли, ярты көчкә генә файдаланыла. Шушы уңайдан безнең районның “Кырлай” ширкәте үрнәк итеп куелды. Соңгы 6 елда биредә һәр комбайн һәм трактор икешәр чын механизатор белән тәэмин ителгән, алар, бер–берсен алыштырып, ике сменада эшли.
Республикада алдынгы урыннарга чыккан механизаторларыбызның исем–фамилияләрен күрү дә күңелле булды. “Вамин–Мәрҗани” ширкәтеннән Айрат Шаһидуллин “К–744” тракторы белән 6687 гектар җир эшкәрткән. “Курса МТСы”ннан Фәрит Гайнетдинов “ДОН–1500” комбайны белән 2025 тонна ашлык суктырган. “Ак барс” агрокомплексы”ннан Илһам Әгъзәмов “Ягуар” комбайны белән 22180 тонна яшел масса тураткан. “Игенче” ширкәтеннән Хәлим Вилданов, “Арча” ширкәтеннән Рәдис Әхмәтханов 2446–2139 гектардагы игеннәрне теземнәргә салганнар. “Ак барс агрокомплексы”ннан Фәнис Вафин “КамАЗ” машинасы белән 5134 тонна ашлык ташыган.
Билгеле, сүз күбрәк 2015 елгы кыр эшләренә әзерләнү турында барды. 1 апрельгә барлык чәчү, туфрак әзерләү агрегатларын, тракторларны ремонт-лап бетерергә. Моның өчен җылытылган мастерскойлар, тагылма кораллар ремонтлау мәйданчыклары булдырырга. Безнең районда алар “Ак барс” агрокомп-лексы”, “Курса МТСы”, “Северный”, “Татарстан”, “Арча” ширкәтләрендә бар.
Ике атна эчендә кирәкле запас частьлар исемлеген төзеп, министрлыкка тапшырырга кушылды. Инженерларны фермаларга кермисез, дип тәнкыйтьләделәр. Алар терлекчелек-тәге җиһазлар өчен дә җаваплы булуларын онытып җибәргәннәр.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз