Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тормышыгызның кадерен белегез
2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Тормышыгызның кадерен белегез
Быел кыш көтмәгәндә килеп алды. Башта карлы яңгыр явып, юллар бозлавыкка әверелде. Аннан октябрь уртасында җиргә кар ятты. Бу, беренче чиратта, транспорт белән идарә итүчеләр өчен кыенлык тудырды.
—Көпчәкләрне кышкыга алыштырырга өлгермәгән идем. Мелиоратордан шәһәр үзәгенә көчкә төшеп җиттем. Бу көннәрдә аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Югыйсә, һәлакәткә очравың да бик тиз,—ди 30 елдан артык машина белән идарә итү стажы булган Айдар Хисмәтуллин.
Олы кешенең киңәшен яшьләр дә тотсын иде. Беркөн кичен алдын-артын карамыйча тизлек арттырып, бозда текә борылышлар ясап йөргән яшьләргә игътибар иттем.
—Аларга нәрсә, әтиләре алып биргән машина бит. Үзләре эшләп тапкан акчага булса, кадерен дә белерләр иде, — ди әлеге хәлгә исе китеп карап торган өлкән яшьтәге бер абый.
Октябрь аенда гына рейдлар вакытында 356 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Шуларның 56сы вак юл-транспорт һәлакәте. Ягъни, бәрелү, төртелү нәтиҗәсендә транспортка зыян килү. Автомобиль хуҗасы һәм пассажирлар зыян күрү белән тәмамланган 4 очрак теркәлгән. 5 октябрьдә (яңгырлы көн) кичке сәгать 8дә Казанбаш белән Иске Төрнәле авыллары арасында кызу тизлек белән барган “Ниссан-Альмера” машинасы идарәне югалта һәм юл кырыена ава. Нәтиҗәдә, йөртүчесе тән җәрәхәтләре ала.
Беренче бозлавыкта һава шартларын исәпкә алмыйча тизлекне арттырган “ВАЗ-2109” машинасы белән идарә иткән хатын–кыз өчен күңелсез тәмамлана. Тимер юл күпере өстендә була бу хәл. Машина идарәне югалта һәм каршы як полосага чыгып, каршыдан килүче машинага бәрелә. Дүрт кеше (“ВАЗ-2109” машинасында ике пассажир, берсе 2009 елгы бала, да була) тән җәрәхәтләре ала.
22 октябрьдә иртәнге 6 сәгатьтә Арча станциясендәге чистарту корылмасы янында булган һәлакәтнең дә төп сәбәбе — начар һава торышы шартларында тиешле тизлекне сакламау. “Хендай” машинасы идарәне югалтып, каршы як полосага чыга һәм “ВАЗ-2114” автомобиленә килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, хуҗасы тән җәрәхәте ала.
—Бу айда булган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларының 85е тизлекне арттыру, 15е тиешсез урында каршы як полосага кереп, алдагы машинаны узарга чыгу,—ди ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе өлкән инспекторы Инсаф Павлов.—Үзләре генә түгел, бер гаепсез кешеләр зыян күрә бит. Нигә шул хакта оныталар икән?
10 октябрьдә Арча автотранспорт предприятиесе каршында булган һәлакәтнең сәбәбе дә шул. “ВАЗ–2114” машинасы кызу тизлек белән бара, өстәвенә әле каршы як полосага узарга чыга һәм юл кырыеннан барган ике кешене бәрдерә. Бәхетенә, алар җиңелчә тән җәрәхәтләре генә алып кала.
—Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар арасында җәяүлеләр дә бар. Тиешсез урында юл аркылып чыккан өчен (күбесе шәһәр үзәгендә) 19 кешегә штраф салынды,—ди Инсаф Павлов.—Машинада куркынычсызлык каешын такмаган —64, махсус җайланмасыз балалар утыртып йөрткән 2 кешегә беркетмә төзелде. Юл аркылып чыгу өчен билгеләнгән урында җәяүлеләргә юл бирмәгән 11 машина йөртүчегә дә штраф түләргә туры киләчәк.
Спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утыручылар саны да кимеми. Октябрь аенда гына да шундый 8 кеше тоткарланган. Хәзер аларга ел ярымнан ике елга кадәр җәяү йөрергә, өстәвенә әле 30 мең сум штраф та түләргә туры киләчәк. Исерек килеш юлга чыгып, машина йөртү хокукыннан колак каккан берәү тагын руль артына утырган. Бу юлы да аның юлын ЮХИДИ хезмәткәрләре бүлгән. Хәзер аңа 10 тәүлек арест салынган. Бөтенләй таныклыгы булмаган килеш “сәяхәт” итүчеләр дә очрый. Бу айда шундый ике кешенең сәяхәте уңышсыз тәмамланган. Үзләренә хәзер 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз