Акция дәвам итә

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Акция дәвам итә
13 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр үтә торган “Наркотикларсыз тормыш” акциясендә Арча мәгариф идарәсе оешмалары да актив катнаша. Әлеге акция кысаларында мәктәпләрдә хокук саклау органнары вәкилләре, нарколог, медицина хезмәткәрләре “Сәламәт булырга теләсәң — бул: бу дөрес юл!” дигән әңгәмәләр үткәрделәр, укучылар анкеталар тутырды, кинофильмнар карады, бәхәс клублары эшләде.
Ата–аналар белән наркоманиягә багышланган җыелышлар, балалар һәм ата–аналар катнашында җыелышлар уздырылды. Китап күргәзмәләре, рәсем конкурслары һ.б. кызыклы үтте.
22 октябрьдә Яңа Кенәр мәктәбендә 6–7 сыйныфлар өчен “Тәмәке — шулай ук наркотик” дигән сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде. 11 сыйныф укучылары һәм китапханәчеләр зарарлы гадәтләр турында сөйләделәр. 1–4 сыйныфлар белән “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” дигән әңгәмәләр уздырылды.
Урта Курса мәктәбендә мондый чараларга авылның имам–хатыйбын да чакырганнар. Казанбаш мәктәбендә нарколог белән очраштылар, “Балам”, “Упкын” фильмнары күрсәтелде. Яңа Кырлай мәктәбенең профилактика советы утырышында укучылар һәм ата–аналар арасында анкета үткәрү турында карар кабул ителде. Ашытбаш мәктәбендә хокук саклау органнары вәкилләре катнашында “Түгәрәк өстәл” уздырылды.
Укучылар сарае базасында “Көзге сезон—2014” дигән балалар семинары узды. Семинар “Сәламәт йөгереш”, “Тәмәкесез Россия” акциясе белән тәмамланды. Арчаның 5нче гимназиясендә педагогика көллияте студентлары катнашында лидерлык сыйфатларын үстерү максатында уеннар оештырылды, әлеге чарадан соң “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” дигән буклетлар таратылды. Арчаның 1нче мәктәбе укучылары шәһәрнең үзәк урамы буйлап йөгерү оештырдылар, сыра, алкоголь, энергетик эчемлекләр куллануның зарары турында әңгәмәләр үткәрделәр.
Руслан НИЗАМОВ,
мәгариф идарәсе җитәкчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International