Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Уңайлыклары — әйтеп бетергесез
2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Уңайлыклары — әйтеп бетергесез
Әңгәмәдәшебез — “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Фәрит Зәйнуллин.
—Торак–коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә ничек түләү уңайлырак?
—Әлеге түләүләрне турыдан–туры “Арча муниципаль районының бердәм исәп–хисап үзәге”нә кертергә мөмкин. Шулай ук почта элемтәсе бүлекчәләрендә, “Ак Барс банк”, “Саклык банкы”, “Татфондбанк”, “Автоградбанк”, “Россельхозбанк”-та түләп була. Әмма мин үзем торак–коммуналь хезмәтләргә түләүнең иң уңай системасын тәкъдим итәр идем, ул — өйдән чыкмый гына үзеңнең шәхси счетың аша исәп–хисап ясау.
—Моның өчен нишләргә кирәк?
—Бары тик Интернетка тоташкан компьютер булуы шарт. Системага керү өчен шәхси кабинетта https://uslugi.tatar.ru дәүләт хезмәтләре сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлү өчен телефон номерын кертергә, “С правилами пользования согласен” дигән урында билге куярга һәм “Получить пароль по СМС” дигәнгә басарга. Шул вакытта СМС хәбәрдә күрсәтелгән номерга системага керү өчен пароль күрсәтелгән хәбәр килә.
—Шәхси кабинетта тер-кәлгән өчен акча түләргә кирәкме?
—Юк, теркәлү тулысынча бушлай хезмәт.
—Шуннан соң нишләргә кирәк булачак?
—Торак–коммуналь хезмәтләргә түләү өчен телефон номерын һәм СМСтан алынган парольне күрсәтеп, “ЖКХ”, аннан соң “Заплатить за квартиру” дигән билгеләргә басарга. Шуларны эшләгәч, 10 санлы шәхси счет номерын кертергә. Аннан “Фамилия собственника” һәм “Номер квартиры” дигән кырларны тутырырга. Әгәр шәхси йортта яшисез икән, “Номер квартиры” дигән кырны тутырмасагыз да була. Ачылган тәрәзәдә түләүченең, банк картагызның мәгълүматларын тутырасыз.
—Әгәр фатирда яки шәхси йортта аерым исәпләү приборлары куелган булса, аларның күрсәткечләрен кертергә буламы?
—Әйе, алай эшләргә мөмкин. Шәхси идарә счеты системасында “Показания счетчиков” дигән урында шәхси исәпләү приборлары күрсәткечләрен кертергә мөмкин.
—Әлеге системаның тагын нинди мөмкинлекләре, уңай яклары бар?
—Системада теркәлгәч, сез “Счет–фактура” бастырып ала, “История платежей” битендә кергән түләүләрне “Социальные выплаты” дигән биттә хуҗалыгыгызга субсидияләр һәм ташламалар күчере-лүне карый һәм “Заплатить за квартиру” дигән биттә счет–фактура буенча торак–коммуналь хезмәтләр өчен түли аласыз.
—Кайсы банк карталары буенча торак–коммуналь хезмәтләргә түләп була һәм әлеге хезмәтләр өчен комиссия алынамы?
—Теләсә кайсы банк-ның VISA, MASTERCARD, MAESTRO карталары белән түләп була. Комиссия нибары бер процент, әмма 10 сумнан ким түгел. Комиссия почтага яки банкка түләгәннән күпкә кимрәк.
—Әңгәмәне йомгаклап, әлеге система турында тагын нәрсәләр әйтә аласыз?
—Монда банк яки почта бүлекчәсенең эш графигына җайлашасы юк. Беркая барырга, чиратларда торырга кирәкми. Үзегезгә уңайлы вакытта, хәтта төнлә дә, системага керә, кергән түләүләрне, субсидия һәм ташламаларны карый, шәхси исәп приборлары күрсәткечләрен кертә, шулай ук торак–коммуналь хезмәтләргә үзвакытында түли аласыз.
Ильяс СӘХӘПОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз