Җиңүчеләр буыныннан

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Җиңүчеләр буыныннан
Арча шәһәрендә яшәүче Кашфруй Габдрахман кызы Сафина озын гомер юлында үз башыннан ниләр генә кичермәгән дә, ниләр генә күрмәгән.
— Әй, күрдек инде без, — ди ул. — Авырлыклары да, рәхәтлекләре дә җитәрлек булды, авырлыклары күбрәк булгандыр дип уйлыйм. Әле дә искә төшсә, исләр китә, шундый хәлләрдән соң да кеше ничек кала ала икән, дип тә аптырап куям.
Урта Сәрдә авылында туа ул. Яшь ярым чагында әнисе үлеп китә. Өйгә үги әни килә, алар әле алышынып та тора (әтисе 4–5 тапкыр өйләнә).
— Бәрәңге утырткач аны каргалар казып чыгарып тилмертә иде. Ничек казый алганнар дип бүген дә уйлап куям, — дип искә ала ерактагы ул көннәрне. — Миңа, кеп–кечкенә кызга, әнә шул бәрәңгене сакларга кушалар, туңып бетәм, йокы килә.
Кыз авылның бер башында, булачак ире Мөхәммәтхан икенче башында яши. “Бергә үстек, кызлар эзләп башка авылларга йөрергә кирәк булмады аңа. Бер кичне уенга менгәч: “Мин өйләнәм, кияүгә чык!” — ди. “Армиядән кайткач өйләнәләр,” — дим. “Апай өйләнергә куша, кияүгә чыгам,” — ди. Шуннан күтәрде дә алып кайтып китте бу мине. Ә анда апасыннан эләкте: “Кемнән сорадың? — ди. — Иртәгә үк сорарга менәбез, туй ясыйбыз!”
Пар ат җигеп, озын сөлгеләр белән бизәп алып кайталар кызны, туй да ясыйлар.
— Мөхәммәтхан белән бик тату яшәдек, — ди Кашфруй апа. — Кулы белән дә, теле белән дә рәнҗеткәне булмады. 92 яшендә туган аенда үлеп китте.
Алар 1940 елның 14 ноябрендә өйләнешә. Озакламый Мөхәммәтханны армиягә алалар. Шуннан сугыш башлана, 1946 елда гына әйләнеп кайта ул. Сугышта авыр яраланып, сигез ай дәвалана. Аннан соң тагын фронтка җибәрәләр. Бик булдыклы кеше була, һәрнәрсәгә кулы ябыша, тыныч хезмәттә дә тырышлыгы белән аерылып тора.
— Сугыш елларында авылда бик кыенга туры килде, — ди Кашфруй апа. — Безне авылдан 6 километр ераклыктагы урман буендагы басуга кар астыннан чүмәләләр казырга җибәрделәр. Тамак ач, өстә юка, авыл башында бер–беребезне көткәнче туңып бетәбез. Каты карда аяк киемнәре тиз туза, күпләр чабата кигән, миндә, ничектер, киез итекләр бар иде. Аларны көн саен итекче абыйда төзәттерергә туры килә.
Коркачык станциясеннән, капчык белән күтәреп, симәнә ташыйлар. Икенче көнне аны “уфалла” арбасына төяп, басуга илтәсе. Анда тубал белән чәчү чәчәләр.
— Симәнәне чыгып алыгыз! — дип кычкырабыз, — ди Кашфруй апа. — Анда чыксак, чәчкән җир бутала, — диләр.
Менә шундый авырлыклар белән яши авыл халкы. Ә ашарга юк, язын черек бәрәңге җыеп күмәч пешерәләр.
1946 елда Арчага күчә алар.
— 25 сутый бәрәңге бакчабыз бар иде. Арчага алып килеп, чиләген 100 сумнан саттым, 33 мең сумлык булды. Шуңа йорт сатып алдык.
Бер–бер артлы балалар туа. Өлкән кызлары Зенфирага кул арасына тиз керә башларга туры килә. Әтиләре дә, әниләре дә эштә.
— Төзелешкә урнаштым, — ди Кашфруй апа. — Беренче мәктәпнең нигез чокырларын без казыдык, икенче катка күтәреп кирпеч ташыдык (шушы мәктәпне тәмамлаган оныгы Ленар Сафин бүген республиканың юл хуҗалыгы министры). Урманга агач кисәргә барабыз. Безнең бер тавык бар иде, ул бер йомырка сала, Зенфира аны пешереп миңа юлга тыга, култык астына (катмасын дип) ярты бәрәңге күмәче тыгам.
Арып–талып кайткан хатын бераз ял итеп ала да, “шабашкага” китә — тимер юлда төне буе вагон бушаталар: “Каплы цемент булганда ярый, ә капсызы яман”.
Кашфруй апага 25 октябрьдә 95 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев аңа Россия Президенты Владимир Путинның, үзенең Котлау хатларын, бүләк тапшырды. Илшат Габделфәртович ил җитәкчесенең тәбрикләү сүзләрен укыды: “Сез кырыс Бөек Ватан сугышы сынаулары аша үттегез, җимерелгән шәһәр, авылларны торгыздыгыз, үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән ил байлыкларын тудырдыгыз. Һәм һәрвакыт ныклык, рухи көч, хак эшкә ышаныч сакладыгыз.
Без Сезнең буын — геройлар һәм җиңүчеләр буыны батырлыгы алдында баш иябез!” дигән юллар бар анда.
— Минем бүген дә булышасым, нәрсәдер эшлисем килә, тик егәр генә юк, — дип борчылып ала Кашфруй апа. Сез инде үзегезгә тиешлене артыгы белән эшләгән! Үзегезнең булуыгыз белән генә дә балаларыгызны, оныкларыгызны, безнең барыбызны да бәхетле итәсез. Сез барыбызны җылытып, нур сибер торган кояш кебек!
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International