Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ир–егетләр армиядә чыныга
2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Ир–егетләр армиядә чыныга
Район Мәдәният йортында “Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне”нә багышланган бәйрәм булды. Аны Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге (җитәкчесе Алмаз Борһанов) оештырды. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты.
Зал шыгрым тулы иде. Орден–медальләр таккан сугыш ветераннары, Әфганстанда армия хезмәте үткән ир–егетләр, отставкадагы офицерлар хәрби киемнәре белән үк яшьләрне кызыктырып тора. Погонлы, орден–медальле киемнәрдән матурлык кына түгел, чын ир–егетлек һәм хәтта батырлык та сирпелә. Алар — Ватанны саклаучылар!
Ә батырлык бервакытта да онытылмый, 65 елдан соң да ул калкып чыга! Быел Белоруссия Президенты Александр Лукашенко Указы белән Белоруссияне немец–фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашучылар юбилей медальләре белән бүләк-ләнде.
Район башкарма коми-теты җитәкчесе Илшат Нуриев, ветераннар белән кул биреп күрешеп, хәлләрен сорашып, медальләр тапшырды. Бүләкне Түбән Орыдан Мәсхүт Галиев, Салихҗан Фәйзуллин, Кызыл Утардан Фәрит Шәмсетдинов, Саимә Шәмсетдинова (мәрхүмә), Кызылъярдан Мидхәт Сәфәров, Иске Кырлайдан Әнвәр Камалов, Наласадан Газиз Сабиров, Зур Бирәзәдән Шәриф- җан Шәфыйков, Ибраһим Мөстәкыймов, Апаздан Гыйниятулла Миннебаев, Штерәдән Нургали Шәрәфиев, Иске Ашыттан Малик Абдуллин алды. Соңыннан Апаз авылыннан Гыйниятулла Миннебаевның хәлен беләм.
— 91нче яшем белән барам, — дип сөйләде Гый-ниятулла абый. — Сугышта снайпер булдым. Җиңү көнен Белоруссиянең Могилев шәһәреннән ерак түгел Кричев станциясендә каршыладым. Күперләрне, тимер юлларны сакладык. Бик күпне күрдек инде без...
Иске Кырлайдан Әнвәр абый Камалов белән сөйләшергә хатыны Сания апа ярдәм итте. Бик авырдан ишетә. Медаль бирәчәкләре турындагы хәбәрне ишеткәч, елап җибәрде, ди Сания апа.
— Сугышта бик күп җирләрдә булдым, — дип сөйли ул. — Машина белән пушка өстерәп йөрттек. Курск дугасында контузия алдым. Белоруссия фронтында машинага мина төшеп яраландым. Тәндә әле дә дүрт мина кыйпылчыгы бар. Минскига таба бик каты сугыш булды. Белоруссиядән мин 1947 елны гына кайттым.
Бәйрәм башыннан ахырына кадәр яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүче дәрес булды. Хәрби һәм спорт ярышларында җиңүче яшүсмерләрне бүләкләү бәйрәмне тагын да күтәреп җибәрде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев:
— Мин үзем флотта хезмәт иттем, — дип сөйләде. — Ел саен июль ахырында хәрби флот көнен билгеләп үтмичә калган юк. Барлык командирларны хәтерлим, хезмәттәшләремне онытмыйм. Армия — батырлык мәктәбе ул. Анда хезмәт итәргә физик һәм рухи яктан әзерләнеп барырга кирәк. Сез, яшьләр, Ватанны сакларга әзер булырга тиеш. Ә армиядә үткән еллар хәтергә иң яхшы еллар булып кереп калачак.
Шушмабаштан Данис Баһаветдинов, Югары Атыдан Рушан Шакиров, Урта Сәрдәдән Нияз Җаббаровка армиягә чакыру кәгазе бирелде.
— Рәхмәт сезгә, ветераннар! — диде Данис һәм алар алдында баш иде. —Һәрвакытта да төннәр тыныч, күк йөзе чиста булсын! Без Ватанны сакларга һәрвакытта да әзер!
...Бәйрәм тәмам. Фойеда Арча педагогика көллиятендә укучы егетләр белән сөйләшәм. Спорт ярышларында призлы урыннар алучы Илшан Вафин:
— Армия кыенлыкларына бирешмәс өчен спорт белән шөгыльләнергә, көчле булырга кирәк, — диде. — Минем армиягә барасы килә.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз