Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Корыч шулай чыныкты
2014 елның 31 октябре, җомга
Корыч шулай чыныкты
Фәрит Минхәиров тормышта корычтай чыныгып, үз тырышлыгы, үз көче, үз куәте белән дәрәҗәләргә ирешкән кеше. Теләче районының Ленин урманчылыгы дип аталган урман эчендәге кечкенә генә бер авылда туа.
— Өч яшькә кадәр шунда яшәдем. Әмма ул чор турында берни сөйли алмыйм. Юк, кечкенә булганга түгел. Минем ике күзем дә күрмәде. Ишеттем, тойдым, ә күзләрем йомык иде. Арчага күчеп килгәннән соң, әни мине табибка алып барды. Дәвалый башладылар. Әле дә хәтерлим, дару салганда бик каты авыртканга табиблар килгәндә качам да, алар мине карават астыннан тартып чыгаралар иде. Ул вакытта аңламаганмын, хәзер шуның өчен гомерем буе аларга рәхмәтлемен, — ди Фәрит Фәт-хиевич.
Беренче чиратта ул моның өчен әнисенә рәхмәтле. Бик кыю, батыр йөрәкле, курку белмәс була ул. Сугыш елларында кырчылык бригадасын җитәкли, хәтта яшь атларны кулга ияләндерә. Гомәр Бәшировның “Намус» романындагы Нәфисә образының прототибы да шул Васфикамал апа була. Әйе, Минхәировлар төп чыгышлары белән Яңасаладан. Абыйсы белән апасы шунда туган. Аннан гаилә Ленин урманчылыгына, Фәриткә өч яшь булганда Арчага күчеп килә.
— Башта без, 6 кешелек гаилә, Кызыл Бистә урамында 15 квадрат метрлы бүлмәдә яшәдек. Ул вакыттагы икенче мәктәпкә укырга кердем. Балалар бакчасына йөрмәгән, русча бер сүз белмәгән малай өчен мәктәптә беренче еллар бик авыр бирелде. Укытучы балагыз русча белми, татар мәктәбенә бирегез, дип берничә тапкыр өйгә дә килде. Абый әни кебек бик кыю иде. “Белмәсә, укытыгыз», — диде. Шуннан соң укытучы мине көн саен дәресләрдән соң алып кала башлады. Өченче сыйныфта ударник булдым, соң-рак дүртле дә берничә генә чыга башлады, — дип искә ала ул елларны Фәрит Минхәиров.
Пионер урамындагы бер бүлмәле фатирлары тавык кетәк-леге кадәрле бүлмәдән соң бик зур булып тоела гаиләгә, ә аннан соң күчкән 28 квадрат метрлы ике бүлмәле фатирлары бөтенләй хан сараен хәтерләтә. Шунда Фәрит яңа дуслар таба. Команда оештырып, кичке караңгыга кадәр туп тибә алар. Малайның беренче тапкыр спорт белән шөгыльләнүе шул елларда, бишенче сыйныфта укыганда башлана. Дусты аны секциягә чакыра. Кызыга да китә иптәшенә ияреп. Һәм кала. Малайны бәхет баса. Үзенә генә ботинкалы агач чаңгы бирәләр! Ә инде туристик слетка баргач, спортның бу төренә гашыйк була. Аннан ярышлар, җиңүләр, район, республика чемпионатлары китә. Һөнәр сайларга да авыр булмый егеткә. Документларын педагогика институтының спорт факультетына илтеп бирә. Имтиханнарын уңышлы тапшыра, тик...конкурстан узмый. Армиягә китә. Кайткач, тагын тәвәккәлләп, имтихан тапшыра. Бу юлы армия сафларында утны-суны кичеп кайткан егеткә бәхет елмая. Ул читтән торып институтта укый башлый. Шул ук вакытта башта Иске Ашыт мәктәбендә, аннан Олы Әтнә техникумында физкультура укыта.
— 1978 елда өченче мәктәпкә башлангыч хәрби хәзерлек укытучысы итеп чакырдылар. Килүгә туризм буенча секция оештырдым. Беренче елны ук районда икенче урынны алдык. Тренерның шул бит инде, җиңү яулаган саен югарырак үрләргә омтыла. Биш тапкыр Россия чемпионы булдык, — ди Фәрит Минхәиров.
Тырышып эшләп йөргәндә, мәктәптә спорт тормышы гөрләп торганда, барлык планнарын җимереп, укытучыны райкомга инструктор итеп алалар. Китәргә туры килә. Өч ел түзә, аннан танышлары чакыруы буенча үз телә-ге белән Арча педучилищесына физкультура укытучысы булып китә. “Миңа карьера кирәкми, яраткан эшем булсын”, — ди ул. Теләгенә ирешә: башы-аягы белән эшкә чума, җитәкче урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Туризм, пневматик мылтыктан ату буенча секцияләр алып бара, укучылары бер-бер артлы җиңүләр яулый. Укытучының ирешкән уңышлары да шул елларга туры килә. Моннан тыш, Фәрит Минхәиров газета укучыларга шагыйрь буларак та таныла. Хәзерге вакытта аның 500дән артык шигыре бар, ике җыентыгы басылган, акча күчү белән өченчесе чыгачак.
— Тик алны-ялны белми чабулар, иртәдән кичкә кадәр сузылган күнегүләр үзенекен итте, бер-бер артлы килгән авырулар мине тәмам аяктан екты. Башта инсульт булды. Бер ай хастаханәдә дәваландым, тугыз ай өйдә. Яңадан сөйләшергә, йөрергә өйрәндем. Аннан йөрәккә операция булды.
Шулай да зарланып утыручылардан түгел Фәрит Минхәиров. Шигырьләр язудан туктаса да, спортны ташламый. Көн дә, кайбер көнне икешәр, секция, ярышлар, җиңүләр... Коляскадагы инвалидлар белән бочче секциясен оештырды. Уңышлары да бар. Шуның өчен быел “Ел хәйриячесе” исеменә лаек булды. Бу — аның өчен шатлык. Ә иң зур куанычы — үзен аңлаган, ярдәмгә килергә әзер торган гаиләсе, балалары.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз