Зилә Арчага бронза медаль белән кайтты

2014 елның 31 октябре, җомга
Зилә Арчага бронза медаль белән кайтты
Спортның бочче төре буенча команда тренеры Фәрит Минхәиров редакциягә сөенечле хәбәр алып килде: Арча кызы Зилә Сөнгатуллина Мәскәүдән бронза медаль белән кайтты. Ярышлар коляскада утырып торучы инвалидлар арасында булды.
“Мәскәү көзе” дигән Россия турнирында спортчылар 10 регионнан катнашты. Безнең Татарстан данын 5 спортчы яклый. Үз төркемендә 3нче урынны алган Зилә Мактау грамотасы һәм медаль белән бүләкләнде. Мәскәүгә сәяхәт Арча Укучылар сарае ярдәме белән оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International