Арчалыларның кулы көчле

2014 елның 31 октябре, җомга
Арчалыларның кулы көчле
Казанда республика беренчелегенә 1997-1998 елларда һәм 1999-2000 елларда туган кызлар һәм егетләр арасында (барысы 26 спортчы) кул көрәше буенча ярышлар булды. Анда Арча районы җыелма командасы да катнашты. Рамилә Әхмәтҗанова (Арча педагогика көллияте), Алсу Фазлыева (Шурабаш мәктәбе), Илүзә Яруллина (Казанбаш мәктәбе) яшь-тәшләре арасында 1нче урынны алды.
Эльмира Камалиева (Казанбаш мәктәбе), Илназ Йосыпов (агросәнәгать көллияте), Руслан Денисов (Иске Чүриле) 3нче урынны алды.
Арча районы командасы өченче күрсәткечкә иреште. Өлкән тренер – Фәнис Мөхәммәтшин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International