Илзирә — лауреат

2014 елның 31 октябре, җомга
Илзирә — лауреат
Арча балалар сәнгать мәктәбенең Түбән Мәтәскә филиалында шөгыльләнүче Илзирә Сираҗиева (укытучысы Рәдис Харисов), “Татарстан-Яңа Гасыр” каналында барган “Җырлыйбыз һәм татар телен өйрәнәбез” тапшыруында катнашып, татар халык җыры “Әпипә”не башкарды. “Җырлы-моңлы балачак” халыкара телевизион бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз сине, Илзирә. Иҗат уңышлары телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International