Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тәрбия — уртак эшебез
2014 елның 31 октябре, җомга
Тәрбия — уртак эшебез
Наркомания, алкоголизм белән беррәттән, безне үлеп бетү чигенә китереп бастыра алучы, кешелекнең, бердәнбер булмаса да, борынгы бозыклыгы.
Дәүләт юкка гына әлеге явызлыкны бетерү өчен моңа кадәр күрелмәгән чаралар кулланмый. Ә менә сорау — наркотикларга бәйле булганнар саны кимедеме соң?
Соңгы ун елда гына да Арча районында наркологта исәпкә куелучылар күп тапкырлар артты һәм бу әлеге мәсьәләдә чагыштырмача имин саналган районда. Зур эш алып барылуга карамастан, кулланучылар елдан–ел арта. Ә безне якын киләчәктә нәрсә көтә? Кызганычка каршы, наркомания бүген күренеш кенә түгел инде! Бүген наркомания, алкоголизм безнең дәүләтне җимерү, халкыбызны юкка чыгару турында күптән хыялланучылар кулындагы корал. Безнең дошманнар иң кадерле һәм йомшак урыныбызга — балаларыбызга суга. Әлеге дошманнар, алар исәбендә РФ гражданнары да бар, безнең белән янәшә яши, күршеләребез булып санала.
Мин укучылар белән еш очрашам, әмма аларның берсе дә алкоголик, әрәмтамак, җинаятьче, наркоман булам дип әйткәне юк. Алар, бар да изге ниятләр белән тулы, Ватанга файда китереп, җәмгыятьнең тулы кыйм-мәтле әгъзасы булырга тели. Тик менә бу юл озын һәм гаять күп энергия сорый, балалар еш кына моңа әзер түгел. Безнең балаларны күбрәк рухи байлыкларга караганда матди җитешлек кызыксындыра. Шуңа күрә без мәктәптә, урамда тупаслык күренешләренә торган саен ешрак тап булабыз, болар масса–күләм мәгълүмат чараларында чагылыш таба.
Интернет һәм телевидениедәге җаннарны өшетерлек роликлар тормышыбызда гадәтигә әверелде һәм болар бар да балаларыбызның ныгып җитмәгән күңелләренә тискәре йогынты ясый, менә шуннан оятсызлык, явызлык, ихтыярсызлык, чын тормыш авырлыкларыннан наркотик һәм алкоголь сөременә чумарга омтылу килеп чыга да инде.
Балалар, билгеле, дөньядагы вакыйларны белеп торырга тиеш, әмма монда өлкән-нәрнең, аеруча белгеч-ләрнең, аңлатмалары мәҗбүри. Урта мәктәп бетереп, БДИ биргән чыгарылыш сыйныф укучыларының сай белемле булулары кайвакытта уңайсыз хәлдә калдыра, күпләре гади математик исәп-ләмәләрне чыгара алмый, кайберләре Россия, Татарстан башкалаларын белми. Өлкәннәр булмаган җирдә алар үзләренең тәртибен контрольдә тота алырлармы икән дигән сорау туа.
Шулай итеп, бүген безнең беребез дә балалар тәрбияләүдән читтә кала алмый, бу, сәер яңгыраса да, иң беренче чиратта ата–аналарга кагыла. Ата–аналар арасында бала тәрбияләү — мәктәп эше дигән караш яши. Хөрмәтле ата–аналар, начар тәрбия алган бала иң беренче кемгә начарлык эшләячәге турында онытмагыз. Моның уртак бурычыбыз икәнлеген аңларга вакыт һәм аны белем бирүне яхшырту, һәркемдә җаваплылык хисе тәр-бияләү, җәмгыятьнең тупланганлыгы белән хәл итәргә кирәк.
Рөстәм ӘХМӘТҖАНОВ,
район хастаханәсенең психиатр–наркологы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз