Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Алар исеме мәңгелек
2014 елның 31 октябре, җомга
Алар исеме мәңгелек
30 октябрь — сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Арчада репрессиягә дучар булып хезмәт–төзәтү лагерьларына, сөргенгә сөрелүчеләрне, Сталин терроры вакытында һәм аннан соң сөргендә гомерләре өзелүчеләрне ел саен искә алалар. Аларның бүген 34е исән.
Арча район башкарма комитеты җитәк-чесе Илшат Нуриев, репрессия корбаннары балалары белән бергә, шәһәр үзәгендәге репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Район социаль яклау идарәсе хез-мәткәрләре, өйләренә барып яшәеш-ләре белән танышты һәм азык–төлек белән тулы пакетлар өләште. Искә алуда шул елларда җәзаланучыларның балалары — авырлыкларны үз җилкәләрендә татучылар — бәгырьләренә үткән елларны күз яшьләрсез искә дә төшерә алмый. Күпләрне бу еллар, ятим калдырып, гомерлек “халык дошманы баласы” исеменә дә дучар иткән.
Мөндештә яшәүче Маһиәнвәр Мусина, инде 90ны узса да, әтисен алып чыгып киткән вакытларны бүгенгедәй хәтерли, гәрчә үзенә ул чакта 10 яшьләр чамасы гына булса да. Онытыла торганмыни соң?
— Әтинең кулы эш белүен, маллары күплеген, тырыш булуын күралмаучылар “тырышты”. Әтине алып чыгып киткәч, әни белән безне, 4 баланы, өйдән куып чыгардылар. Әле дә күз алдымда, апаның башындагы яулыгына кадәр тартып алдылар. Өскә кигән киемнәр белән генә калдык. Әнинең энесе гаиләсенә сыенып өч гаилә бергә яши башладык. И, без күргәннәр, балам... “Кулак, халык дошманы баласы”, дип мәктәптән кудылар, ә өебезне клуб иттеләр, — ди Маһиәнвәр апа.
Әтиләре Рәхимбай Мусин Магнитогорск каласына сөрелә. 4 елдан акланып туган авылына кайту насыйп була. Гаиләсе белән шактый еллар бергә яшәп вафат була Рәхимбай абый.
Маһиәнвәр апа “кулак” тамгасы салып үзләрен талау вакытында йортларындагы Коръән китабын бакчада күмәргә өлгерә. Бүген шул изге китап аларның йортларында иң кадерле ядкәр булып саклана, аны еш кулына ала әби. “Без хәзер балаларым белән әнә шул китап сакланган туган нигезебездә яшибез, дәһшәтле еллардан соң озак вакытлар узгач, йорт салып чыктык”, — дип сөенечен уртаклаша ул.
Арчада яшәүче Нәкыйп Солтанов һәм Рауза Галиәхмәтованың да йөрәкләре яралы. Рауза апалар гаиләсе Кукмара районыннан Магнитогорскига сөрелә. Шактый еллардан соң туган якларына кайта алсалар да, әниләрен чит туфракта җирләп калдыралар, әтиләре Мөба-рәкҗан абый монда кайткач үлеп китә. Шулай итеп өч бала ятим үсә. “МВДның архив материалларында эзләнгәч, белдем: без алты бала булганбыз, өчебез сөргендә үлеп калган. Мин сабый булганга аны белмәгәнмен”, — ди ул күз яшь-ләре белән.
Нәкыйп Солтановның әтисен 64 яшендә 7 елга ябалар. Алар да әниләренә 4 бала кала. Утырып кайткач аклана Солтан абый һәм 94 яшенә җитеп дөнья куя.
2010 елда районның сәяси репрессия корбаннары истәлегенә Хәтер китабы нәшер ителде. Аны тыныч кына укып чыгу мөмкин түгел. Әби–бабаларыбызның ачы язмышы киләчәккә гыйбрәт булсын иде.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз