Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Күңел һаман җилкенә
2014 елның 31 октябре, җомга
Күңел һаман җилкенә
Гомеренең алтын көзеннән атлый бүген Мәгъфүр абый. Хәсәншәехтагы төп нигездә төпчек улының гаиләсе янәшәсендә, аларга йорт эшләрендә көченнән килгәнчә ярдәм итеп, бәйрәмнәрдә тагын биш баласының гаиләсен сагынып каршы алып, 15 оныгына, 4 оныкчыгына бабай назын биреп гомер кичерә. Быел Корбан гаете көнне балалары Мәгъфүр Закировның 80 яшьлегенә җыелды. Тик аңа бу сәгадәтле минутларны ялгызы каршы алырга язган икән — узган ел ул озак еллар бергә яшәгән тормыш иптәшен җир куенына салды...
Гади хезмәт юлы узган Мәгъфүр абый белән аралашканда тарихка да кагылдык, матурлык, тормыш гүзәллеге темалары да читтә калмады. Гомере буе авылда авыр эшләрдә бил бөксә дә, матур әдәбиятка мәхәббәте аны күп укырга гына мәҗбүр итеп калмый, аралашканда кайбер әсәрләрдән өзекләр китереп сөйләшергә дә этәрә. Әмма күңел төпкелендә үз язмышының авыр еллары китап битләренә дә сыймас булып урын алган.
1940 елда әтисен алып чыгып киткәндә 6 яшь иде аңа. 4 авылдашы белән бергә әтисен 58нче маддә белән 12 елга яптылар.
Гади колхозчы булып эшләгән кешенең “халык дошманы” дип тамгаланырлык нинди гаебе булды икән? Нахакка әтисез калган балалар гомерләре буе “төрмәче баласы” дигән исем күтәреп кимсенеп яшәргә мәҗбүр булды.
Кем уйлаган бит, әтиләренең 1942 елда ук акланганлыгын? Моны Закировлар гаиләсе 1990 елда судка әти-ләрен аклауны өмет итеп гариза язганнан соң гына белә.
Хаммат абый кулга алынганнан соң Свияжск төрмәсенә ябыла. Әниләре, Казандагы туганнары ярдәме белән аңа берничә тапкыр азык–төлек, киемнәр илтә бара. Ә беркөнне барса — ире үлгән. Ябылуына ел да тулмастан якты дөньяны ташлап китә Хаммат абый.
Алты яшьтән әтисез калган Мәгъфүрнең иңеннән шул елны “нужа бабай” кага — абыйсы белән колхоз бозауларын көтә башлый ул. Ачлык, ялангачлык, атнага бер килограмм вика оны бирәләр. Сугыш елларындагы нужалар — иң үзәккә үткәннәредер, мөгаен. Ул чор балалары кебек Закировларны да ачтан үлүдән үләннәр коткарып калган. “Алабута, кычыткан, ашарга яраклы бер үлән дә калмады, – Мәгъфүр абыйның бу җөмләсенә ачы язмышының бар хәсрәте җыелган сыман. — 6 чакрымдагы күрше авыл мәктәбендә укып кайтканнан соң, “уфалла” тартып, урманга утынга менеп китә идек. Башта бер генә уй — бүреләр очрамыйча исән–сау кайтып җитү”...
Мәктәптә 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң сукачы булып эшли башлый. Балтач МТСында тракторчылар әзерләү курсында укып кайтып, 1952 елда ул инде үзе чылбырлы тракторга утыра. Аннан техниканың башка төрләрен дә буйсындырырга туры килә: көпчәкле тракторда да, соңрак, Үрнәктәге училищеда комбайнчы–механиклар курсында укып кайтканнан соң комбайнда да эшли. Хәтта комбайны белән Казахстанда иген җыюда катнаша. 38 ел тракторда, 4 ел авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерүдә хезмәт куйганнан соң лаеклы ялга чыга Мәгъфүр абый. Гомере буе партком, профсоюз комитеты әгъзасы булган кеше лаеклы ялга чыккач та кул кушырып утыра аламыни? Биш ел авыл җирлегенең башлангыч ветераннар советы рәисе була. Ә күңел һаман шул ук — яшь чактагыча, әллә нинди яңалыкларны үзләштерәсе, басу–кырларны тагын бер иңләп кайтасы килә. “Хәзерге яңа тракторларны күргәч, бер утырып эшләп аласы килеп йөрәк җилкенеп куя, тик вакыт узган, үтеп кит-кәнен читтән генә карап каласың”, — дип көрсенә гел эштән тәм табып яшәгән ветеран.
Агрофирма җитәкчеләренең, авыл җирлеге башлыгының онытмыйча, гел хәл белешеп торуларына, бик еш бәйрәмнәргә чакыруларына рәхмәте зур аның. Өлкән кешегә игътибардан тыш тагын ни кирәк соң?
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз