Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Урал кызы
2014 елның 31 октябре, җомга
Урал кызы
Арча шәһәрендә яшәүче Гөлчирә Порфирьевага шушы көннәрдә 90 яшь тулды.
Өлкән буын кешеләре яшьләр өчен эш–гамәлләре белән генә үрнәк булып калмыйча, күңелләрендә тарихи истәлекләрне саклаучы, районыбыз тарихында үз эзен калдыручы буларак та кадерле.
Гөлчирә апаның гомер юлы район хастаханәсенең теш дәвалау бүлеге белән бәйле — 42 ел буе гел бер хезмәттә — Арча районы халкына теш технигы (теш куючы) булып хезмәт итә. Ул чорларда син ак халатлы кеше дип читтә калулар юк, теш куючы Гөлчирәгә хезмәттәшләре белән бергә колхозларга булышу күп эләгә — бәрәңге алышырга ерак авылларга киткәндә балаларын еш кына бала караучыга калдырырга туры килә. Җитмәсә, еллары нинди авыр бит: гаиләдә очын–очка ялгап яшәү генә җитмәгән, эш урынында да иркенлек юк, 4 кв. метрлы урында тешнең үлчәмен алып ясарга кирәк, шунда ук куясың да. Озак еллар Нюра Бровина белән бергә киңәшләшеп эшләгән чакларын, бердәм, тату коллективын, үзе эшкә өйрәткән шәкертләрен сагынып сөйли. Гөлчирә апа эшли башлаган елларда теш поликлиникасында бер табиб, ике теш технигы булса, әкренләп шартлар да үзгәрә, коллектив та зурая. “Теш поликлиникасы яңа бинага күчкәч, шартлар уңай якка үзгәрә башлады. Бу медицина хезмәткәрләре өчен шатлык булды, — дип сөйли ул елларда баш табиб урынбасары булган Венера Әхмәрова. — Гөлчирә Порфирьева белән Нюра Бровина үз эшләренең югары класслы остасы иде. Ул еллардагы начар шартларда да алар хезмәтләрен җиренә җиткереп башкара белде”.
— Әни училищеда укыганда практиканы яхшы үзләштергән. Сугыштан кайткан яралыларның яңаклары, теш казналарының үлчәмен алып, протез тешләр дә куйган. Сәләте белән ул табибны алмаштырырга мөмкин иде, — дип сүзгә кушыла кызы Раиса. Ул, Казандагы тормышын калдырып, әнисенә терәк булыр өчен ире белән Арчага күчеп кайткан.
Гөлчирә апаның тамырлары Башкортстанга барып тоташа (әби–бабайлары шуннан). Урал таулары итәгендә, Чиләбе өлкәсенең Верхнеуральск шәһәрендә туып үскән кыз Арчага юллама белән 1947 елда Казан стоматология училищесын тәмамлагач кайта.
Арчага ул эшкә генә кайтмаган, язмышына да каршы йөгергән икән: биредә булачак тормыш юлдашы — укытучы егет Лев Карпович белән таныша. Ике бала — Раиса белән Эдуардка гомер биргән Порфирьевларга балалары 4 онык, 2 оныкчык бүләк итә. Әмма аларны әбиләре бүген ялгызы сөеп үстерә, сөекле Левасының вафатына 37 ел тулган.
Гаиләдә өлкән бала булып туган Гөлчирә апаның ике сеңлесе, бер энесе исән–сау, Казанда яшиләр. Өлкән апаларының гомер бәйрәме барча туганны бергә җыячак. Һәм бу көнне хатирәләргә дә, балачак истәлекләренә дә урын бирелер. Ә Гөлчирә апа гомер бәйрәмен котлап килүче, телефоннан шалтыратып искә алучыларның һәрберсенә рәхмәт укый. “Аеруча район оешмаларыннан килүчеләргә зур рәхмәт”, — ди юбиляр.
Сугыш еллары авырлыгын үз җилкәсендә татыган кешегә бүгенге яшәеше үзе бүләк. Әкрен генә йорт эчендә йөрүче, зиһене камил Гөлчирә апаның хыялы әле тагын киләсе туган көннәрне дә күрү.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз