Волейбол ярышында

2014 елның 31 октябре, җомга
Волейбол ярышында
“Арча” спорт комплексында “Арча” спорт мәктәбе һәм район мәгариф идарәсе 1998–1999 елларда туган яшүсмерләр арасында волейбол ярышлары үткәрде. 12 кызлар һәм 10 егетләр командасы катнашты.
Кызлар һәм егетләр арасында да Яңа Кенәр мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Тренеры — Тәлгать Әхмәтов.
Курса–Почмак мәктәбе командалары да көчлеләр исәбендә. Егетләр командасы икенче урынны алды. Кызлар командасы өченче нәтиҗәне күрсәтте. Физкультура укытучысы — Хәлил Хәсәнов.
Казанбаш мәктәбе кызлары да волейболны оста уйный. Алар икенче урынны алды. Физкультура укытучысы — Рафаэль Мәрдәнов.
Иске Чүриле егетләр командасы (физкультура укытучысы — Гәүһәр Сәйфуллина) һәм Урта Курса кызлар командасы (Марсель Минһаҗев) шулай ук үзләрен танытты. Алар өченче урынны алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International