Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сыерың акча эшләсен дисәң
2014 елның 31 октябре, җомга
Сыерың акча эшләсен дисәң
Иң авыр елларда да авыл кешесе сыерын бетермәскә тырышкан. Чөнки ул аның зур гаиләсен сөт, ит, май, эремчек, катык белән тәэмин иткән, артканын сатудан күпмедер акча кергән.
Техник яктан нинди алга киткән заманда да сыерны берни белән дә алыштырып булмый.
— Сыерга хайван дип кенә карамагыз, ул эшли белгән кешегә бизнес–партнер да, — диде район башкарма комитеты җи-тәкчесе Илшат Нуриев 29 октябрьдә “Ватан” хуҗалыгы базасында терлекчелектә 9 айлык нәтиҗәләргә һәм алда торган бурычларга багышланган семинар–киңәшмәдә. Һәм ул моның шулай икәнлеген раслау өчен кайбер саннар да китерде.
Быел 9 айда район хуҗалыкларындагы бер сыер уртача 55899 сум акча “эшләгән”. Аны асрау өчен 51600 сум чыгым тотылган. Керем — 4299 сум. Ә менә “Вамин–Мәрҗани” ширкәтендә бер сыердан кергән акча 32307сум гына булып, чыгымнар 42525 сумга җиткән. Һәр сыер 10218 сум зыян китергән. Моны 3250гә (шуның кадәр сыер бар) тапкырласак, бу зыянның күпмегә җыелганын белербез. Басып тору өчен генә куелган сыерлар дип тә әйтергә була инде аларны: бармы, бар!
Ә менә “Курса МТС”ы ширкәтендә 500 сыерның һәркайсы 9 айда 37955әр сум керем биргән. Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра, дигән, борынгы бабаларыбыз.
— Файдага эшләсен өчен сыерның асты чиста, тамагы тук булуы кирәк, — дип дәвам итте район җитәкчесе. — Моннан алда “Северный” хуҗалыгы фермаларын күреп канәгать калган идем. Бүген менә “Ватан” шир-кәтендә торакларны рәхәтләнеп карап йөрдем. Фермада хәтта ис тә юк, микроклимат әйбәт. Бозаулар үлми, якты, чиста, азыклар сыйфатлы, җитәкчесе Мансур Әхмәтовка зур рәхмәт!
Әйе, “Ватан” ширкәтендә терлекчелеккә караш һәркемгә ошады. Баш зоотехник Рөстәм Хәбибуллин рационны ничек төзүләре, эш оештырылышы турында җентекләп сөйләде. Ел ярымга җитәрлек азык тупланган. Сыерларга 4 килограмм фураж, 45 килограмм сенаж, печән ашаталар, минераль өстәмәләр бирәләр. Быел нәселле 50 тана, 10 үгез сатканнар. Тораклар яңарып тора, бозаулату бүлекләре кунак өе кебек, бозауларга җәйге лагерь, менә дигән ат абзары төзегәннәр.
Семинар барышында белгечләр мастит, тояк авыруларын дәвалау юлларын күрсәттеләр, районның баш ветеринария табибы Рәкыйп Йосыпов терлекләрне дәвалауга акча кызганмаска чакырды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов терлекчелек-тәге эш йомгакларына җентекле анализ ясады.
— Мин терлекчелектәге эшне төзәтүне таләп иткәч, бер–ике хуҗалык җитәкчесе ике ай вакыт сорадылар. Ул срок җитеп килә, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев. — Яңа елдан һәрберегезгә таләпләр каты булачак. Иң беренче чиратта эшләгән кешегә вакытында лаеклы хезмәт хакы, салымнарны түләргә кирәк. Һәркемнең гаиләсе, тормышы бар. Салымнар җыю буенча безнең район арттан беренче, социаль–икътисадый күрсәт-кечләр буенча 40нчы урында. Эшләргә дә, эшләргә кирәк әле безгә.
Район җитәкчесе “Акчишмә” хуҗалыгының әлегә мөмкинлекләрен тулысынча файдаланып эшләмәвен әйтте: “270 сыер бик аз, аларны 400 башка җиткерергә кирәк”, — диде. Ул шулай ук “Арча” ширкәтенең яңа җитәк-чесе белән таныштырды. Камалетдинов Рифкать Рафаэль улы 1973 елда туган, моңа кадәр Балтач районының “Игенче” хуҗалыгында баш инженер булып эшләгән.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз