Арчаның 5нче гимназиясендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр мәктәп җитәкчелегенә олы рәхмәтле

2014 елның 7 ноябре, җомга
Арчаның 5нче гимназиясендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр, үзләрен онытмыйча, һәрвакыт хәл белешеп яшәгәннәре өчен мәктәп җитәкчелегенә олы рәхмәтле. Быел да өлкәннәр көнендә очрашулары, мул табын артында, укучыларның җыр–моңына үрелеп барган аралашулары, аннан Кәрим Тинчурин исемендәге театр тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакль карау һәм азык–төлек тулы пакетларга ия булу, күңелгә әйтеп бетергесез хис–кичерешләр алып өйләргә таралышу озак вакытларга кадәр сагынып сөйләрлек истәлек калдырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International