Салкыннар башлану белән янгыннар ешайды

2014 елның 7 ноябре, җомга
Салкыннар башлану белән республикада торак йортларда, мунчаларда мичләрнең төзексезлегенә бәйле янгыннар ешайды. Моңа төтен юлларының дөрес урнашмавы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, мичләрне күзәтүсез калдыру сәбәпче. “Хәвеф–хәтәр, күңелсезлекләргә юлыкмас өчен төтен юлларын вакытында төзекләндерегез һәм мичләрне ел саен белгечләр чакыртып күзәтү уздырыгыз. Мичкә ут алганда бензин, керосин һәм башка шундый тиз янып китүчән сыеклыклар кулланмагыз. Ягып җибәргәч, мичнең ишеген ябарга онытмагыз, аңа якын итеп кәгазь, утын, чүп–чар куймагыз. Мич алдындагы идәнгә тимер калай кагылган булырга тиеш. Әгәр сорауларыгыз булса, 3–58–71 яки 3–13–01 телефоннарына шалтыратып җавап алырга мөмкин”, — дип киңәш бирә Арча районы буенча янгын күзәтчелеге җитәкчесе Рөстәм Сафин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International