Көзге каникуллар вакытында ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе профилактик чаралар үткәрә
2014 елның 7 ноябре, җомга
Көзге каникуллар вакытында ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә юлларда балалар имгәнүен кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрә. Юл–патруль хезмәте тарафыннан да бу көннәрдә контроль көчәйде. Алар балалар учреждениеләре урнашкан урыннарда тизлекне арттыручыларны, җәяүлеләргә юл бирмәүчеләрне, балаларны махсус җайланма яки куркынычсызлык каешы белән йөртмәүчеләрне игътибар үзәгенә алдылар. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балаларны барлау буенча да рейдлар үткәрелә.