Пенсия белеме буенча дәресләр

2014 елның 7 ноябре, җомга
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина хәбәр иткәнчә, 5нче гимназиядә һәм агросәнәгать көллияте филиалында пенсия белеме буенча дәресләр үткәрелә.
Дәресләрдән яшьләр пенсия турында бик күп нәрсә белә. Пенсия фондында шәхси исәпнең (СНИЛС) ни өчен кирәклеген, рәсми рәвештә теркәлеп эшләүнең әһәмиятен, пенсия акчасының каян килеп чыкканын һ.б. тыңлау кызык була аларга. Дәрестә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә. Аларга “Яңа пенсия формуласы: сез уйлаганнан гадирәк”, “Уку һәм тормыш өчен киләчәк пенсия турында барысы да” дигән китаплар өләшенә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International