1нче мәктәп командасы мини–футболны оста уйный

2014 елның 7 ноябре, җомга
1нче мәктәп командасы мини–футболны оста уйный
“Арча” спорт мәктәбе һәм район мәгариф идарәсе “Арча” спорт комплексында 2000–2001 елларда туган яшүсмерләр арасында мини–футбол ярышлары үткәрде. Арчаның 1нче мәктәбе, 2нче һәм 7нче мәктәпләре, 5нче гимназия командалары катнашты.
Арчаның 1нче мәктәбе беренче урынны алды. Тренеры — Ринат Насыйбуллин, физкультура укытучысы — Таһир Сәхбиев. Икенче урында —2нче мәктәп командасы. Тренерлары — Ринат Насыйбуллин, Искәндәр Хәкимов. Өченче — 7нче мәктәп командасы. Физкультура укытучысы — Булат Гәрәев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International