2015 елның 1 гыйнварыннан “Россия Федерация-сендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында”гы яңа Федераль закон (№ 442) эшли башлаячак

2014 елның 7 ноябре, җомга
2015 елның 1 гыйнварыннан “Россия Федерация-сендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында”гы яңа Федераль закон (№ 442) эшли башлаячак. Закон иң беренче тапкыр 1995 елда кабул ителде. Ул вакытта социаль хезмәт күрсәтү өчен федераль үзәк һәм регионнар жавап бирде. 2005 елның 1 гыйнварыннан социаль хезмәтләр тулысы белән субъектлар җаваплылыгына күчте. Һәр республика үз мөмкинлегеннән чыгып эшли башлады. Иске законга күп үзгәрешләр кертелде. 2015 елның 1 гыйнварыннан социаль хезмәтләр тулысынча федераль үзәк карамагында булачак. Яңа закон, элекке тәҗрибәгә таянып, социаль хезмәткә мохтаҗлар өчен эшләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International