Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Төзек, матур, уңай булсын!
2014 елның 7 ноябре, җомга
Төзек, матур, уңай булсын!
5 ноябрьдә Арча муниципаль районы иҗтимагый советының өченче утырышы булды. Аны совет рәисе Ринат Һидиятов алып барды.
— Бүгенге утырышта “Арча муниципаль районында торак пунктларны төзекләндерү буенча эшнең торышы турында”гы мәсьәлә карала, — диде ул. — Әлеге мәсьәлә куелу очраклы түгел. Һәркайсыбыз төзекләндерүнең нәрсә икәнлеген яхшы аңлыйбыз. Бу — яхшы юллар, урамнарны, территорияләрне яктырту, яшелләндерү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хәрәкәтләнү өчен тиешле шартлар тудыру һ.б.
Соңгы елларда районда, аерым алганда Арча шәһәрендә төзекләндерү буенча күп эш башкарылды: законсыз рәвештә төзелеп, инде тузып беткән корылмалар сүтелде, алар урынына йортлар проекты буенча яңа сарайлар, гаражлар төзелде. Шәһәр эчә торган су белән тулысынча тәэмин ителде. Законсыз чүплекләр бетерелде, чәчәклекләр, яшеллек арта бара. Ел саен агачлар утырту оештырыла.
Шул ук вакытта төзекләндерүне тәэмин итү, яшеллән-дерү һәм санитария– экология иминлеген тәэмин итү буенча уңай мисалларны арттыра бару мөһим. Бу эштә җирле үзидарә органнары, депутатлар, территориаль җирле үзидарә органнары, бөтен җәмәгатьчелек катнашырга тиеш.
Көн тәртибе буенча чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин республика программаларының безнең районда уңышлы үтәлүен билгеләп үтте, алдагы планнарга, бурычларга тукталды.
Фикер алышуда катнашкан Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев халыктан юлларны төзек хәлгә китерүне сорап мөрәҗәгатьләр алынуын әйтте. Быел бу юнәлештә шактый эшләнде, әмма бу гына аз. 180 урамның яртысында диярлек асфальт юллар юк. Транспорт күбәйгән саен машиналар кую мәсьәләсе кискенләшә. Моның буенча шәһәр башкарма комитетының кайбер планнары бар, кайбер учреждение-ләрне шәһәр читенә чыгарып, алар урынында түләүле тукталыш урыны булдыру һ.б.
Шулай ук җәяүлеләр өчен тротуарлар төзү мәсьәләсе дә бик мөһим.
Шәһәрне төзекләндерүдә төзелеш оешмаларының өлеше зур. Әмма яңа төзелгән, ныклап төзеклән-дерелгән объектларда җитешсезлекләр бар, болар — түбә, керү юллары һ.б. Аларны шушы ук оешмалар төзәтергә тиеш.
Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков чыгышы да эчтәлекле булды. Биредә башкарылган эшләр күп, “Ватан” агрофирмасы җитәкчелеге, шушы җирлектән чыккан мәгълүм шәхесләр зур булышлык күрсәтә. Авыллар төзек, халык тулы канлы тормыш белән яши.
Фикер алышуларда шулай ук Арча шәһәре һәм Арча муниципаль районының идарәче компаниясе ширкәте директоры Фәрит Зәйнуллин, ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән дәүләт инспекторы Инсаф Павлов, “Роспотребнадзор” идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльвира Шәйхуллина катнашты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев бүгенге сөйләшүгә кагылышлы мәсьәләләрнең һәр киңәшмәдә каралуын әйтеп үтте. Арча шәһәрендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парк төзеләчәк. Шулай ук педагогика көллия-те, шәһәрнең көнчыгыш өлешендәге мәчет янында парклар булдыру планлаштырыла.
— Бу мәсьәләдә мин авыл җирлекләреннән бер инициатива да күрмим әле, — диде Илшат Габделфәртович. — Алар да читтә калырга тиеш түгел. Мәгариф идарәсе, мәктәпләр актив катнашырга тиеш.
2015 ел — Әдәбият елы да. Бу юнәлештә дә мөмкинлекләр зур. Авыл җирлекләре һ.б. арасында төрле чаралар үткәрергә була.
Шулай ук кече һәм урта бизнесны үстерү буенча күп эшлисе бар.
Иҗтимагый совет тикшерелгән мәсьәлә буенча эшне яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар тәкъдим итте.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз