Сәхнәдә — спектакль премьерасы

2014 елның 7 ноябре, җомга
Сәхнәдә — спектакль премьерасы
“Җидегән чишмә” Арча халык театры артистлары үзләрен төрле яктан сынап карадылар. “Әлдермештән Әлмәндәр”е белән тамашачыны моңсуландырсалар, “Елый икән, елый ирләр дә...” белән елаттылар, ә быел сезон башында ук көлдерергә булдылар. Моның өчен алар Аманулланың “Сәхнә артында гауга” (“Әлепле артистлары”) дигән ике пәрдәлек комедиясен алдылар.
— Матавыклы, мәшә-катьле бу заманда кайчак онытылып ял итәсе, рәхәтләнеп көләсе, шуннан тәм табасы килә. Тамашачыларга без шундый кичә бүләк итәргә уйладык. Шуның өчен дә әлеге әсәргә тукталдык, — ди театрның режиссеры Рафис Сәлахетдинов. — Өйрәнүе җиңел булмады. Чөнки биредә сәхнә алдында гына түгел, артында да вакыйга бара.
Хезмәт җимешләре нәтиҗәле булса, артистлар өчен дә күңелле. Ә шатлыкны алар тамашачылар алкышлавыннан ала. Әлеге спектакль премьерасының аншлаг белән барып, көчле кул чабуларга лаек булуы «Җидегән чишмә»леләрнең лаеклы рәвештә Гран-при ияләре булуларын тагын бер кат раслый. Чыннан да, тамашачы рәхәтләнеп көлде, онытылып ял итте, рәхмәт әйтте.
Менә ул артист, бигрәк тә эштән соң килеп спектакль өйрәнеп йөрүче үзешчән артист өчен әйтеп бетергесез зур бәя!
Эчтәлеген сөйләп тормыйбыз. Аны карарга кирәк. Спектакльдә тәҗрибәле артистлар белән бергә яшьләр дә уйный. Бу — коллективның тулылана баруын күрсәтә. Харис Сафин, Гөлсинә Зәкиева, Резеда Гарифуллина, Илдус Хәбибуллин, Ленар Заһидуллин, Рафис Сәлахетдинов, яшьләрдән Лилия Закирова, Раил Шәвәлиев, Рөстәм Закирҗанов — алкышлар ул көнне аларга багышланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International