Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Күңеле белән һаман яшь
2014 елның 7 ноябре, җомга
Күңеле белән һаман яшь
Хатын–кызның яшен еллар билгеләми, дәрт һәм дәрман булсын күңелдә, диләр. Өлкән яшьтә булып та еллар алышынуы үзгәртмәгән, гөрләтеп эшләп килгән, уңышлар яулаган гүзәл затлар бик күп. Шуларның берсе — 75 яшьлеген билгеләп үтүче Фирая ханым Батыршина.
Берәүләр аны Арча педагогика көллияте укытучысы буларак белсә, икенчеләргә ул Арча Мәдәният йорты каршындагы “Русская песня” халык вокаль ансамбле җитәк-чесе буларак таныш. Аның турында өлкән дигән сүзне әйтергә тел дә әйләнми. Шул ук төз, нәфис гәүдә, җитди, матур йөз, җитез адымнар һәм бетмәс–төкәнмәс хезмәт сөючәнлек.
Үзебезнең Арча ягы кызы Фирая Батыршина. Сикертән авылы халкы аның белән чын мәгънәсендә горурлана ала. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә аның. Әмма ачлык, ялангачлык баланың тормышка булган мәхәббәтен сүрелдерми.
— Әтием Мөхәммәтҗан райондагы беренче шоферларның берсе иде. Гармунда уйнарга яратты, җырлады. Бездән дә (5 бала, берсе сугыш вакытында фаҗигале төстә вафат була) караватка бастырып концерт куйдыра иде. Яратып башкарган җырым “Иске кара урман”ны да ул өйрәтте, — дип искә ала Фирая ханым балачагын. — Гомумән, безнең белән һәрчак әти шөгыль-ләнде, дәресләр әзерләтте. Укуыбызны бик яратты. Әни хезмәт ударнигы иде, өйдә торырга вакыты да булмады.
Кыз башта Сикертән, аннан Сеҗе урта мәктәбен тәмамлый. Белем алу теләге кызны Арча педагогика көллиятенә алып килә. Тәҗрибәле педагоглар кул астында Фираяның музыкаль таланты калкып чыга.
— Киләчәк тормышымны да шул юнәлештә алып китәргә теләвемне тойдым. Ул чактагы училище директоры Гата Насыйров музыкаль белемемне күтәрү өчен Казан педагогия институтының музыка факультетына укырга керергә юллама бирде. Училищеда мандолинада уйнасам, монда пианинода уйнарга, дирижерлык итәргә өйрәндем. 1965 елда — без әле икенче чыгарылыш кына булдык — үз теләгем белән үзем белем алган Арча педагогика училищесына музыка һәм җыр укытучысы булып эшкә кайттым. Һәм җиң сызганып эшкә тотындым. Сынатырга ярамый иде, чөнки үземә белем биргән, яңа тормышка юл күрсәткән остазларым ышанычын акларга кирәк. Ул вакытта биредә хор да, аерым җырлау дәресләре дә бар иде. Теләге булган, җырлый белгән балаларны җыеп, хор оештырдым.
Хорны ул 20 елга якын җи-тәкли. Җитмешенче елларда Арчада хәзер Сабантуй булган урында, тау битендә җыр бәйрәмнәре оештыралар иде. Казаннан тынлы оркестр чакырталар. Һәр авыл бер–берсен уздыра–уздыра хор оештыра. Фирая ханым шунда дирижерлык итә.
40 елдан артык эшләү дәверендә Фирая Батыршина ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә, “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медаленә лаек була, лауреат исемнәрен яулый. Ә мактау грамоталары, дипломнарын санап бетерерлек түгел.
Фирая ханымның икенче иҗат җимеше “Рус җыры” халык вокаль ансамбле.
— Элек ул “Ветераннар” ансамбле дип атала. Бе-ренче җитәкчесе киткәч, ансамбльне таратмас өчен җитәкчелекне миңа тәкъдим иттеләр. Татар мәктәбендә укыган чын татар кызы һәм рус җыр ансамбле. Куркып калдым. Тик артка чигенер урын юк. Акрынлап эшләп киттем, — ди ул.
Хәзер “Рус җыры” районда танылган гына түгел, районны республикада, Россиядә дә таныткан ансамбль, дәрәҗәле фестивальләр, бәйгеләрнең зур бүләкләре иясе.
75 яшькә кадәр үзеңне иҗатка, эшкә багышлар өчен аны ярату гына җитми, гаи-ләңнең сине аңлавы, ярдәме дә кирәк. Бу яктан да тыныч Фирая ханым. Ире Ринат Алмаев та, балалары да педагоглар. “50 елга якын бергә яшәү дәверендә бер–беребезне сүзсез дә аңларга өйрәндек. Хәзер өч балабыз, алты оныгыбыз уңышлары белән сөендерә. Мин яраткан әби дә әле”, — ди Фирая ханым Батыршина.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз