Наласа кызы

2014 елның 7 ноябре, җомга
Наласа кызы
Әдибә Гүзәл Әдһәм (Шакирова) Наласа авылы мәктәбе укучылары белән очрашуга кайтты. Гүзәл ханымның туган ягыннан юлы бервакытта өзелмәсә дә, язучы буларак аның авылдашлары, бигрәк тә яшь буын вәкилләре белән беренче генә очрашуы.
Җырларда җырланучы Наласа булдыклы ул–кызлары белән данлыклы. Гүзәл табигатьле авыл берүзенә ике язучы тәрбияләп ил күгенә очырган. Яшь булуына карамастан, “Идел” журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллинның әдәбият дөньясында инде үз урыны бар. Гүзәл Әдһәмне дә яшь язучы дисәң ялгыш булмас, чөнки әдибә иҗат дөньясының ишеген гомеренең бишенче дистәсен узып барганда ачып керә. Һәм беренче баскычта ук уңышка ирешә. Республика күләмендәге сәхнә әсәрләре бәйгесендә аның “Асылмалы күпер”е алдынгы урынга лаек була. Гүзәл ханым берсе артыннан берсе повесть һәм хикәяләр иҗат итә башлый. Бүгенге көндә аның биш китабы дөнья күргән.
—Түбән Аты үрен менгәндә (аннан Наласа уч төбендә сыман күренә) әти еш сөйли торган иде: “Балачагымнан күңелемә уелып калган урын бу. Сугыш вакытында ашарга булмагач, әни үзенең кадерләп саклаган тальян гармунын күрше авылга ризыкка алмаштырырга алып китте. Шушы турыга җиткәч, чананы туктатып төенчеген сак кына чиште, гармунны кулы белән сыпырып алды, аннан авыл ягына карап, үзе җырлый, үзе елый, бик озак уйнады... Балаларын ачтан үтермәс өчен соңгы истәлеген дә корбан итәргә мәҗбүр булган әнием олыгайгач та оныта алмады гармунын. “Их, тальяным булса...” — дип уфтангалый иде...”
Бу үзәк өзгеч мизгел Гүзәл Әдһәмнең “Наласа авылы көе” хикәясендә урын алган. Әнә шул бер генә хикәясе белән дә язучы туган авылын тарихка кертте. “Күп кенә геройларым авылым кешеләре. Табигатьне дә туган ягымныкын тасвирларга яратам”, – ди автор.
Актаныш районы театрының 20 еллар чамасы элек Наласага кайтып халыкка искиткеч тамаша күрсәтеп киткәнен авылдашлары хәтерлидер әле. Шул Гүзәл иде бит инде төп героиня. Чын актриса кебек уйнавы белән шаккатырган иде шул чакта Гүзәл авылдашларын. Хәер, аның сәхнә кешесе булачагы күптән билгеле иде инде. Мәктәптән соң театр училищесына укырга керергә дә хыялланды бит ул. Шул чакта әнисе киңәш бирде: “Кызым, укытучы булсаң, артист та буласың инде”. Тормыш тәҗрибәсенә бай әнисе нинди хак сүзләр әйткән бит! Башта Арча педагогика училищесын, аннан Казан дәүләт университетын, соң-рак педагогика институтын тәмамлаган кыз, ире Ринатның туган ягына Актанышка кайтып, балаларга белем серләрен төшендерә башлагач, әнисе әйткәнчә, сәхнәгә еш менә башлый. Җырчы, нәфис сүз остасы Гүзәлне театр коллективы шундук күреп алып үзенә дәшә. Ринат абый белән Гүзәл апа Алабугага күчеп киткәнче театрның әйдәп баручы артистлары була. Сәнгать алар гаиләсен гомер буе озатып йөри: кайда гына яшәсәләр дә, Шакировларның гаилә ансамбленнән башка концертлар узмый. Балалары Чулпан, Айзат, Айнур — өчесе дә, сәнгать мәктәбендә укып, музыка серләрен белеп үсә.
Гүзәл Әдһәм Алабугага күчкәч тә шактый еллар мәктәптә эшли, аннан институтта укыта башлый. Диссертация яклап фән кандидаты дәрәҗәсенә генә ирешеп калмый, доцент дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
Әмма күңелнең иң түренә кереп урнашкан язасы килү теләге мөмкинлек чыкканны гына көтеп тора. 6 сыйныфта укыганда “Коммунизмга”, “Сабантуй” газеталарында басылган хикәяләре аның иҗатының чишмә башы булган икән.
Очрашу кичәсендә укучылар горурланып утыргандыр: менә аларның мәктәбендә нинди шәхесләр укыган бит! Өстәвенә, Гүзәл апалары, аларга шигъри табышмаклар чиштереп, авторларын таптырып һ.б. белән әдәбиятка мәхәббәтләрен, белемнәрен тикшереп карады, үзе дә балачак елларында ук ятлаган шигырьләрен хәтеренә төшереп сөйләп бирде. Язучы апалары кулыннан алган “бишле”гә генә укырга өндәүче бүләкләрне алар истәлек итеп саклар әле. Ә Гүзәл апаларының улы Айзатның, тормыш иптәше Ринат абыйның (ул заманында “Агыйдел” җыр һәм бию ан- самбле белән солист булып моңнарын чит илдәге милләттәшләребезгә дә бүләк иткән шәхес!) дәртле, моңлы җырлары кичәгә тагын да рухи күтәренкелек өстәде. Өстәвенә, ул укытучылары Лилия белән Камил Габдрахмановларның сеңлесе дә булып чыкты! Гаилә архивыннан күрсәтелгән фотоларда Камил абыйның балачагын да күрергә мөмкин булды. Укучылар, укытучылар тере язучы белән очрашу куанычыннан балкыса, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова һәм “Казан арты” тарих–этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов аның туган җирендә шундый җылы очрашу уздыруына, туган авылын онытмый яшәвенә рәхмәтләрен җиткерде, яңа очрашуларга дәшеп калдылар.
Кайтачак әле ул, әлбәттә, кайтачак. Туган җиреңдә сине онытмыйча зурлап көтеп торган, иҗатыңа битараф булмыйча, хәтта журнал битләрендә дөнья күргән хикәя-ләреңә дә үзенеке сыман куанып җылысын да суытмый шалтыратып торучы якташларың булганда күрешмичә яшәп буламыни?! Инде хәзер Казанга күченгәч, юллар Арча туфрагына тагын да ешрак алып кайтыр. Чөнки Гүзәл ханымның туган ягында әле яңа әсәрләрендә урын алачак әллә ничаклы вакыйга ята, шәхесләр яши.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International