Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Интернетта сак булыгыз
2014 елның 7 ноябре, җомга
Интернетта сак булыгыз
27 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Россиянең барлык мәктәпләрендә “Интернет челтәрендә куркынычсызлык бердәм дәресе” көннәре үткәрелде. Бу көннәрдә районның барлык мәктәпләрендә төрле чаралар оештырылды. Шуларның кайберләрендә безгә дә катнашырга туры килде.
Арчаның 2нче мәктәбендә бер генә сыйныф та әлеге чарадан читтә калмаган. Информатика укытучысы Светлана Хоженцева җитәкчелегендә 8А сыйныф укучылары Регина Шәйдуллина, Адилә Хәсәнова, 9В сыйныфы укучысы Адель Әхкәмов 1–7 сыйныфларда әңгәмәләр үткәргәннәр.
— Бу яшьтә балалар Интернетка күбрәк уйнау, контактта утыру өчен керәләр, ягъни компьютерны уенчык урынына күрәләр. Шуның белән сәламәтлекләрен какшатулары, акыл сәләтләренә дә зыян салулары турында башларына да китермиләр, — ди директор урынбасары Диләрә Гәрәева. — Ата–аналарга һәм сыйныф җитәкчеләренә уйланырга урын бар. Мәгълүматлаштыру гасырында Интернетның уенчык кына түгел, өстәмә мәгълүмат алу чарасы булуын да аңлатырга кирәк.
Тик Интернет ул мөмкинлекме, әллә куркынычмы? Беренчесе дә, икенчесе дә. Балаларны үз–үзләренә кул салу дәрәҗәсенә китергән сайтлар бар. Шул ук вакытта төрле яктан үсәргә дә мөмкин. Балалар Интернетта нишли? Укый, кызыклы, файдалы мәгълүматлар ала, аралаша, уйный... Әмма бервакытта да шуны онытмаска кирәк, монда да һәр тарафта куркыныч — төрле вируслар, чит мәгълүматларны урлау, финанс караклыклары сагалап тора. Бу очракта балалар — җиңел мишень. Үзеңне Интернеттагы хәтәрләрдән саклау өчен ни эшләргә?
Светлана Хоженцева тарафыннан 8–11 сыйныф укучылары белән үткәрелгән анкета сораулары да шушы теманы үз эченә алган. Интернет челтәрендә нинди мәгълүматны ачып салырга ярамый, социаль челтәрләр нәрсәсе белән куркыныч, виртуаль арадашчы белән үзеңне ничек тотарга, этикет кагыйдәләре бармы һәм башкалар. Укучыларның һәрберсенә дөрес җавап бирү-ләре аларның бу өлкәдә хәбәрдар булуларын күрсәтә. Әмма игътибарлык һәм саклык бервакытта да зыян итми. Мәктәпнең актлар залында үткәрелгән түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә 11В сыйныф укучылары Айрат Фәйзрахманов, Дамир Хәлимов, Илнур Хәлиуллин, Илмир Шәфыйков һәм информатика укытучысы Интернет челтәрендә нинди хәтәр сагалап торуы турында сөйләделәр, алдауларга эләкмәс өчен нишләргә, вируслар белән ничек “көрәшергә” кирәклекне аңлаттылар, мисаллар китерделәр.
— Ялган СМСкалар, авиабилетлар сату буенча сайтлар, лотереяда зур күләмдә акча җиңүләре турындагы ялган хәбәрләр, коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ялган квитанцияләр һәм башкалар. Мошенниклыктан зыян күрү буенча Россия Европада дүртенче урында тора. 2013 елда гына да төрле юллар белән 4,6 миллиард сум акча урланган (FICO мәгълүматлары). Болар бар да кешеләрнең саклык чараларын белмәве, игътибарсызлыгы, уйламыйча, киңәшләшмичә барына да ышанулары нәтиҗәсе, — диделәр түгәрәк өстәлне алып баручылар.
Арчаның 1нче мәктәбе актлар залында 5, 6нчы сыйныф укучылары белән үткәрелгән чара да Интернет челтәрендә куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен барлауга багышланды. Аны информатика укытучылары Айрат Шәңгәрәев, Раил Гайнетдинов, Чулпан Альтапова алып барды. Ул әкият дөньясына сәяхәт белән башланып китте. Укучылар тылсымлы сандыктан Интернет белән бәйле сүзләр алдылар, табышмакларга җаваплар бирделәр. Интернет социаль челтәрендә куркынычсызлык, вируслар турында сөйләшү дә үзара аралашу формасында үтте, видеороликлар белән тулыландырылды. Укытучылары биргән һәр сорауга балалар бик теләп җавап бирделәр. Дистәләгән күтәрелгән куллар аларның Интернет белән “дус” булуларын күрсәтте.
— Шулай да Интернет челтәрендәге куркынычсызлык кагыйдәләре турында да онытмаска кирәк, — диде Айрат Шәңгәрәев. — Сак булыгыз. Үзегез турындагы мәгълүматларны Интернетта күрсәтмәгез. Интернет аша танышырга теләүчеләр белән әти–әниләрегез киңәшеннән башка очрашуларга бармагыз, зур акчалар тәкъдим итүчеләргә ышанып алданмагыз. Онытмагыз —буш сыр тычкан тәбәсендә генә була.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз